Логотип «Мәйдан» журналы

Фоат Садриевка 80 яшь!

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевка 80 яшь тула. Гомере буе Мөслимдә яшәп, эшләп, шушы төбәкнең гап-гади хезмәт кешеләрен әсәрләр...

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевка 80 яшь тула. Гомере буе Мөслимдә яшәп, эшләп, шушы төбәкнең гап-гади хезмәт кешеләрен әсәрләренә кертеп зурлаган язучы.
«Язучы, әдип, остаз... Мөслим һәм Фоат Садриев... Бу ике исем безнең төбәктә туып-үскән һәркем өчен аерылгысыз булып тоела. Дөньяның иң матур җире – Мөслим, бүгенге татар прозасының флагманы – Фоат Садриев!» — Факил Сафин.
Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев (10.03.1941) – танылган прозаик һәм драматург. Татарстанның Мөслим районындагы Олы Чакмак авылында туып үскән, белем алган һәм хезмәт юлын башлаган язучы ул. Колхозчы, сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир, Сарман һәм Мөслим район газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли. Төп хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Фоат Садриев – егермеләп сәхнә әсәре авторы. Драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт драма театры белән хезмәттәшлек итә. Бу театрда сәхнәләштерелгән әсәрләре тамашачылар һәм театр тәнкыйте тарафыннан җылы кабул ителә. Фоат Садриев хикәяләре, повест ьлары , романнары тормышчан эчтәлеккә ия булу, үзенчәлекле образлар бирелү, халыкчан юморга байлыгы һәм йөгерек теле белән җәлеп итәләр.
“Таң җиле” (1993-94) - язучыга танылу алып килгән, яшәү белән үлем хакындагы мәңгелек фәлсәфәгә нигезләнгән роман ул. Фоат Садриев, Мөслимдә яшәп иҗат итүче әдип буларак, авыл тормышын һәм аның каршылыкларын яхшы белә. Гыйбрәтле язмышларны сурәтли, татар авылын һәм аның хезмәт сөючән кешеләрен яратып, туган ягы табигатен җан җылысы белән сугарып тасвирлый. Әсәрнең төп герое – Нуриасма. “Бу образда әнием Гыйздеямал зур урын алды. Әнием бик яш ьл әй тол калды, әтием сугышта үлгән, мин ятим үстем, икенче әтинең булуын теләмәдем. Тормышның бөтен авырлыклары әни җилкәсенә төште. Колхозда аңа сокланалар иде, бервакытта да эштән курыкмады, тырыш булды... Нуриасмадагы кешелеклелек сыйфатларының күп өлеше җыелма образлар. Һәр татар авылында шундый Нуриасмалар бар,” – дип яза Фоат Садриев.
Татар укучысына проза әсәрләре һәм пьсалары белән якын булган Фоат Садриев геройлары гадиләр. Көндәлек яшәешебезне халыкчан тел белән тасвирлап бирә, гыйбрәт алырлык вакыйгалар белән таныштыра әдип безне. Фоат Садриев әсәрләре тормышны тагын да мәгънәлерәк, яшәүне тагын да ямьлерәк, кадерлерәк итеп тоярга ярдәм итә. Авторның үз сүзләре белән әйткәндә “игеннәр иле, тугайлар иле, чишмәләр иле, җырлар-моңнар иле булып Мөслим төбәге гөрли-гөрли яшәвен” дәвам итсен, язучының иҗат чишмәсе саекмасын.
 

Фото: http://f-sadriev.hostenko.com/?page_id=15


 
 

Комментарийлар