Логотип «Мәйдан» журналы

Фоат Галимуллин: «Мәҗмугаи асар»не 1970 елда үзебезнең өйнең чорма башыннан таптым

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин татар шагыйре Габдулла Тукайның «Мәҗмугаи асаре» басмасын үзләренең өй түбәсеннән тапканын әйтте.«Мин бу хезмәт белән үз өебездә таныштым. Минем Галимулл...

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин татар шагыйре Габдулла Тукайның «Мәҗмугаи асаре» басмасын үзләренең өй түбәсеннән тапканын әйтте.
«Мин бу хезмәт белән үз өебездә таныштым. Минем Галимулла бабам үз чорында чыккан китаплар җыйган. 1930 елларда безнең гаилә йортсыз калган, хәллерәк кеше булгач, әйберләребезне алып та чыгып киткәннәр. Кайбер китаплар чормада сакланган булып чыкты. Алар арасында „Мәҗмугаи асар“ да бар иде. Мин аны 1970 еллар башында өйнең түбәсен алыштырган вакытта гына ачыкладым», — диде ул.
Галим фикеренчә, җыентыкның Габдулла Тукайның үзе төзеп калдыруы — зур вакыйга.
«Габдулла Тукай мәкаләсендә „Дөньяга чыкса чүпләрем, гаҗәпләнмәгез“ дигән сүз дә куллана. Ягъни гомере бетәргә якынлашуын сизгән инде ул. Шул вакытта үзенең бөтен язганнарын хисаплап, карап чыга. Үзенең язганнарына нәтиҗә ясаганда, күрәсең, кимчелекләрен күрә», — диде Фоат Галимуллин китапны тәкъдим итү кичәсендә.
Галим әйтүенчә, бу китап шагыйрьнең чын мәгънәсендә җитлеккән, үзе уйлаганча мөмкин кадәр камил дип уйланган әсәрләре.
 

Фото: Салават Камалетдинов



Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/16-02-2022/foat-galimullin-m-mugay-asar-ne-1970-elda-zebezne-yne-chorma-bashynnan-taptym-5849544

Комментарийлар