Логотип «Мәйдан» журналы

Флорида татарлары Сабантуй уздырды

Милли бәйрәмгә 150ләп кеше җыелган. Аларның кайберләре машинада 5-6 сәгать юл үтеп килгән.Кушма Штатларның Флорида штатында 13 февраль көнне Сабантуй узды. Әлеге чара быел икенче тапкыр оештырылды. Ми...


Милли бәйрәмгә 150ләп кеше җыелган. Аларның кайберләре машинада 5-6 сәгать юл үтеп килгән.




7FF5F819-0F70-495D-BAAE-E807359D58FA_w640_r1_cx0_cy0_cw80_s



Кушма Штатларның Флорида штатында 13 февраль көнне Сабантуй узды. Әлеге чара быел икенче тапкыр оештырылды. Милли бәйрәмгә Нью-Йорк, Чикаго, Калифорния татарлары да килгән. Шулай ук Мәскәү һәм Казаннан да кунаклар булган. Майамида яшәүче яшьләр бәйрәм күрергә дип дип әти-әниләрен чакырган. Гомумән 150ләп татар һәм башка милләт вәкилләре җыелган.​



Сабантуйда аркан тарту, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчыкта йөгерү һәм башка шундый уеннар белән бергә милли җыр-биюләр күп булган, балалар исә бәйрәмгә махсус спектакль әзерләгән. Һәрбер гаилә нинди дә булса ризык пешереп килгән, шуңа өстәлләр милли тәм-томнардан сыгылып торган.



Шулай итеп Флорида татарлары Сабантуй сезонын ачып җибәрде. Тиздән Австралия татарлары милли бәйрәмне уздырачак.


http://www.azatliq.org

Комментарийлар