Физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен төбәкара семинар уза
Бу көннәрдә «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фондында "Бер-беребезгә ярдәм итик" исеме астында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төбәкара семинар уза.Әлеге чарада катнашырга Татарстанның Чистай, Буа, Я...
Бу көннәрдә «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фондында "Бер-беребезгә ярдәм итик" исеме астында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төбәкара семинар уза.
Әлеге чарада катнашырга Татарстанның Чистай, Буа, Яшел Үзән районнары, Чаллы һәм Казан вәкилләре җыелган. Дүрт көн дәвамында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мастер-класслар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, мәдәни чаралар, интеллектуаль ярышлар оештырыла, дип җиткерә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Фонд кунаклары декоратив кулланма сәнгать остасы Суфия Воробьева белән очрашырга, массаж кабинетындагы заманча технологияләр белән танышырга һәм “Болгар” милли хәйрия фонды әзерләгән семинарда катнашырга өлгергән инде.
Комментарийлар