Логотип «Мәйдан» журналы

Фирзәр Мортазинга - 60!

Бик күп популяр җырлар авторы шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтә. Фирзәр Мортазинга 60 яшь тула.Ул Татарстанның Буа районы Кайбыч авылында яши. Хатыны Наилә ханым белән моннан 40 ел элек өйләнешкәннәр...

Бик күп популяр җырлар авторы шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтә. Фирзәр Мортазинга 60 яшь тула.
1516338002_fir
Ул Татарстанның Буа районы Кайбыч авылында яши. Хатыны Наилә ханым белән моннан 40 ел элек өйләнешкәннәр, Чулпан һәм Линар исемле балалары бар. Алар сәхнәгә бәйле һөнәр сайламаган, әмма матур җырлыйлар.
Фирзәр Мортазин бүген Буа дәүләт драма театры һәм "Салават" җыр театрында эшли, концертларда чыгыш ясый. Моннан тыш, авыл кешесе буларак, 55 сутый бакчасында алар хатыны белән яшелчә-җимеш үстерә, кош-корт асрыйлар.
- Җырлар да туып тора, - ди ул. - Аларны заказ буенча көчәнеп язганым юк. Шигыре ошый икән, көе үзеннән-үзе күңелгә килә.
Аның "Хуш инде", "Бәрәңге чәчәге", "Бер генә минутка" һәм башка җырлары халык күңелендә мәңге сакланыр!
 
http://kiziltan.ru

Комментарийлар