Логотип «Мәйдан» журналы

Фирдүс Тямаев халыкны күлдә биеткән

Фирдүс Тямаев Инстаграмында бер кызыклы пост булды.8 июньдә ул Татарстанның Буа районында суга төшеп җырлаган. Аның “Сайра әйдә, сандугач” җырына калганнар да кушылып, суга төшеп рәхәтләнеп биегәннәр....

Фирдүс Тямаев Инстаграмында бер кызыклы пост булды.
8 июньдә ул Татарстанның Буа районында суга төшеп җырлаган. Аның “Сайра әйдә, сандугач” җырына калганнар да кушылып, суга төшеп рәхәтләнеп биегәннәр.

“Буа халкы белән су коендык. Миңа ышанмадылар, сез бит беләсез мине” дип, Фирдус Тямаев суда җырлаганын аңлата.
Бу видеоязмаларны күреп, “Энергетика - Алладан, юләрлек шайтаннан! Әйдә, әйдә батабыз, су астында ятабыз, дип җырласаң, кайберәүләр шатлыктан батып үләргә мөмкин” дип, Данир Сабиров комментарий калдырган.
"Синең белән халык утка да, суга да керергә әзер", дип язучылар да бар. Видеодан күренгәнчә, халык, чыннан да, Фирдүсне хуплый.
Шулай ук, Элвин Грей да бу видеога игътибар итмичә калмый. "Менә шуның өчен мин сине яратам да инде”, дип язып калдырган ул.

Фото: «Татар-тудей»

«Кызыл таң»

Комментарийлар