Логотип «Мәйдан» журналы

Фигуралы шуу. Тагын бәхәс. Тагын яңалык...

Халыкара Тимераякта узышу союзы конгрессы (ISU) олылар арасында уздырыла торган фигуралы шуу ярышларында, тимераякта шуу һәм шорт-тректа спортчыларның минималь яшен 17 яшькә кадәр этаплап арттыру туры...

Халыкара Тимераякта узышу союзы конгрессы (ISU) олылар арасында уздырыла торган фигуралы шуу ярышларында, тимераякта шуу һәм шорт-тректа спортчыларның минималь яшен 17 яшькә кадәр этаплап арттыру турында карар кабул итте. РИА Новости шул турыда яза.
Карар сишәмбе көнне Пхукетта (Таиланд) ISU конгрессына кабул ителде. Спортчыларның минималь яшен арттыру өчен конгресста катнашучы 100 кеше тавыш биргән, 16 кеше каршы чыккан, икесе тавыш бирүдән тыелып калган. Хәзерге вакытта зурлар турнирларында катнашучыларның минималь яше – 15 яшь.
Конгресс карары нигезендә, киләсе сезонда яшь чиге элеккечә кала. 2023/24 сезонында  – 16 яшь, ә 2024/25сезоннан башлап, 17 яшьтән өлкәнрәкләргә катнашырга рөхсәт ителәчәк.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/figuraly-suuda-zurlar-ocen-uzdyrylgan-yaryslarda-minimal-yasne-17-yaska-kadar-arttyralar-5855662
Фото: https://img.championat.com/s/1350x900/news/big/x/y/kamila-valieva-vyigrala-5-j-.jpg
 

Комментарийлар