Логотип «Мәйдан» журналы

Февральдә өч билге язмышын очратачак

Алдагы айда йолдызнамәнең өч билгесенә язмыш бүләк ясаячак, дип ышандыра астрологлар.Үгезбозау, юлындагы барлык каршылыкларны җимереп, алга бара. Ләкин карьера уңышына омтылу шәхси тормышларын артка к...

Алдагы айда йолдызнамәнең өч билгесенә язмыш бүләк ясаячак, дип ышандыра астрологлар.
kullar-kulga
Үгезбозау, юлындагы барлык каршылыкларны җимереп, алга бара. Ләкин карьера уңышына омтылу шәхси тормышларын артка куя. Февральдә язмыш аларга тормышларын үзгәртәчәк очрашу бүләк итмәкче. Бу мизгелдән аларның бәхеткә таба юллары ачылачак.
Үткән ел һәм бу елның башы Арысланнар өчен шәхси тормыш мәсьәләсендә катлаулы булды. Үзенә һәрвакыт игътибар булуына күнеккән Арыслан, әйтерсең йолдызларның тавышын ишетеп, йөрәк эшләренә зур игътибар бүлә башлаячак. Язмыш бу өлкәдә аларга һәръяклап ярдәм итәчәк һәм икенче яртысы белән очраштырачак. Февральдә үк.
Мәхәббәттә артык уңышларга ирешә алмаган Сукоярны февральдә югары көчләр үз канаты астына алачак. Аларга бихисап яңа танышулар сериалын кичерергә туры киләчәк. Ә соңыннан сайлап алырга: кайсысы гомер юлдашы булуга лаек?
 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар