Фермер
Киносценарий.
1
Асфальтта искерәк кенә «Нива» машинасы җилдерә.
Ике якта иңсу урыннарда эреп бетмәгән карлар кала. Уңда ак каен полосасы, сулда яшел уҗымнар артка йөгерә. Агач башларында сирәк-мирәк кенә карга оялары күренеп кала. Рульдә алтмыш-алтмыш биш яшьләрдәге яланбаш ир. Аның җирән бөдрә чәчләре, бераз сипкеллерәк йөзе язгы табигатькә туры килеп тора сыман. Ул калын кашлары астыннан караучы зәңгәр күзләре белән, нәрсәдер эзләгәндәй, комсызланып тирә-юньне күзәтә. Маңгаендагы ике калын сыр, ирен читләреннән иягенә таба төшкән җыерчыклар бу кеше күп кыенлыклар кичергәндер, дигән уйлар тудыра. Менә машина «............... районы» дигән язуны үтеп, төрле стильдә салынган зур авыл бистәсенә килеп керә. Урамнан урамга күчә-күчә барганнан соң, машина ак йорт каршына килеп туктый. Йорт яңа, бизәкле тимер коймалары да яңа, каршына утыртылган миләш, каен агачлары да әле ике-өч метр гына озынлыкта. Йортның ишеге янәшәсендәге ялтыравыклы пластинкага «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дип язылган, сигездән кичке бишкә кадәр эш сәгатьләре күрсәтелгән.
Ир кеше машинасыннан төшеп ишекне тартып карый да, кабат кабинасына кереп утыра, сәгатенә күз төшереп уйга бата. Аннары сабырсызланып кыймшангалый башлый. Йорт чардагына күтәрелгән сыерчык оясына озаклап карап тора, әмма ояга бер генә кош та килми. Шул чак йөгерә-атлый килүче зәңгәр курткалы кыз күренә. Ул:
– Исәнмесез, Таһир абый! – дип, сәлам бирә дә ачкычы белән йортның ишеген ача. Алар бергәләп эчкә узалар. – Әле эш башланырга ярты сәгать вакыт бар, бик иртәләгәнсең, – дип, сөйләнә-сөйләнә, кыз курткасын салып элә, өстәл башына уза, компьютерын кабыза.
Таһир кызга шоколад суза:
– Берәр өметле сүз әйтә аласыңмы, Лениза сеңлем?
Лениза шоколадны кыенсынып кына ала.
– Куандыра алмыйм шул, Таһир абый. Бик нык даулап эш сораучылар да, фермага дигәч, шым булалар.
– Хезмәт хакын әйтергә онытмыйсыңдыр бит?
– Бераз арттырыбрак та әйтәм әле, – дип куя Лениза, елмаеп.
Таһир чарасызлыктан баш чайкый.
– Менә бүген дүрт авылны әйләнеп кайтып килешем бит инде минем. Беркем теләми. Лениза, ни булды безнең халыкка? Җавап бирә аласыңмы?
Сорау шул килеш асылынып кала.
Таһирның машинасы үзәк урамдагы аптека турына туктый. Пыяла касса уентыгы каршында бер карчык дарулар алып маташа.
– Хәерле иртә! – дип сәлам бирә Таһир.
Провизатор хатын пыяла аша аңа җавап бирә:
– Хәерле иртә, Таһир абый. Әллә даруларың беттеме?
– Нитроглицериным бетте. Калганнары бар әле.
Шул чак әбинең тиеннәре аяк астына шылтырап коела. Әби иелергә маташканда, Таһир аның тиеннәрен җыеп кулына тоттыра. Әби калтыранган куллары белән 200 сумлык кәгазь акчасын аңа суза:
– Бусы минеке түгел, бәбекәем.
Таһир аның ябык бармакларын тотып кире этә:
– Бүген җомга көн бит, әби. Миннән хәер булыр. Дога кыл.
– Ай, рәхмәт, улым! Күрерсең, минем догам кабул була. Кем син?
– Мөселман, – ди Таһир нитроглицеринын алып. – Йөз яшең тулгач та күрешергә язсын, әби.
Таһир кызларга кул болгап чыгып китә, алар «тагын керегез» дип калалар.
2
Таһирның машинасы хәзер асфальт җәелмәгән юлдан бара. Ул кесә телефонын колагына китерә.
– Улым, эшлисезме? Ярый, бик әйбәт, молодцы. Булмады шул. Мин тагын берничә авылдан урыйм инде. Яббаров килмәдеме?
Каршыда юл чаты. Уңда бер хатын басып тора. Башында юка гына яулык, өстендә аксыл ветровка, тездән әз генә түбән итәкле күлмәген җил ачып, ябык шәрә ботларына сылый. Кулындагы букчасын җилгә каршы куеп, тезләрен ышыклагандай итә. Таһир машинасын аның янәшәсенә үк туктата, алгы ишекне ачып җибәрә.
– Әйдә, утырыгыз тизрәк.
– Миңа Карамалыга иде, – ди хатын, утырырга кыймыйча.
– Утырыгыз.
Хатын җитез генә утыра, букчасын аягы кырына куя.
– Нишләп болай җиңел йөрисез?
– Шулай туры килде инде...
Таһир утыргыч янындагы термос капкачына кайнар чәй салып, хатынга суза:
– Җылыныгыз.
Хатынның шомырттай кара күзләре, озын кара керфекләре җанланып китә:
– Рәхмәт, эчемә тәмам суык төшкән иде.
Ул кабаланып чәйне йота башлый.
– Язгы көн алдаучан ул. Күктән кояш елмайса да, җиле җелегеңә үтмәле.
– Әйе. Нәкь безнең тормыш төсле...
Хатынның борын эченнән мыңгырдаган кебегрәк әйткән бу сүзләре машинаны акрын гына кузгата башлаган Таһирны дәшәргә мәҗбүр итә.
– Нәрсә, безнең тормыш шул кадәр начармыни?
Хатын сагаеп кала, йөзенә хәтта курку билгеләре дә чыга. Ул пешәләнә-пешәләнә чәен йотып бетерә дә ике утыргыч уртасындагы термоска капкачны борып куя.
– Мин начар димәдем, – ди хатын тотлыгыбрак. – Яз бит. Яшәрү бара. Бер карыйсың – салкын җиле дә чыга, икенче карыйсың – кояшы да иркәли.
– Иркәләвеннән канәгатьме соң сез?
– Канәгать, – ди хатын уйчан гына. – Кояш берәү генә бит. Сайланып булмый.
Таһир аның йөзенә игътибар беләнрәк карап елмая:
– Сез төлке кебек. Ул да койрыгы белән сыпырып эзен югалта.
Хатын да таныгандай аңа карап тора да:
– Сез аучымыни? – дип куя.
– Әйе, кызлар ауларга чыктым.
– Андый кешенең күзләре майлы була.
– Тәҗрибәгез зур икән.
– Өр-яңа тәҗрибә. Әле генә «өеңә илтеп куям» дип культура йорты каршыннан туктап алып киткән иде берәү. Авы барып чыкмаганын аңлагач, сүгенеп юл читендә төшереп калдырды.
– Мин ычкындыра торганнардан түгел, – ди Таһир, хәйләкәр елмаеп.
– Мактанасыз гына, Таһир абый.
Таһир җитдиләнеп кала.
– Сез мине кайдан беләсез?
– Башта икеләнгән идем... Сез дә мине беләсез... Район Сабантуенда... Чиккән сөлгеле кыз...
– Туктагыз!
Таһир машинасын туктатып, карашын еракка төби... Бик ерактан «Җиз кыңгырау моңнары» көе яңгырый башлый, зур Сабантуй күренеше ачыла, яшел болын өстеннән йөзгәндәй тонып килүче чабыш атлары күренә. Халык шау-гөр килеп аларны каршылый. Чәчәкле яшел түбәтәй кигән малай үзенең җирән чаптары белән башкаларны еракта калдырып, беренчелекне ала. Аны күтәреп чөяләр, кинәт без аны мәйден уртасында җыр сузганда күрәбез:
Җиз кыңгырау, көмеш моңнар
Уйлата синең хакта.
Синең хактагы уйларым
Яшьлеккә алып кайта,
Уйлата синең хакта.
Җыр башланганда ук, халык арасыннан очып чыккан күбәләктәй, бер кыз күренә. Аның бер кулында алсу шарлар, икенчесендә – чачаклы ак сөлге. Кыз ике кулын болгый-болгый йөгереп барып, җырчы егетнең муенына сөлгене сала. Егет аны кочаклап күтәреп ала, икесенең уртасында калган шарларның берсе шартлый, алар шуны күреп, берьюлы көлеп җибәрәләр, мәйдан аларны алкышлап кул чаба...
Җыр көе ерагая, Сабантуй күренеше югала. (Үткәнгә кайту күренеше 20 секунд бара).
Машина урман эченә керә.
– Сез кая югалдыгыз соң? – ди Таһир, үткәндәге күренешләрдән бераз айнып.
– Минем егетем бар иде. Өйләнештек тә, акчалы эш юллап, Себер якларына китеп бардык.
Машина урманнан чыгып, «Карамалы» дигән тактаны узып, авылга керә.
– Мин төшим инде, Таһир абый. Рәхмәт сезгә, юлларыгыз уңсын.
– Өегезгә үк илтеп куям, күрсәтегез.
– Мәшәкать була бит, соң алайса... менә шушы урам буйлап сул яктан иң соңгы өй...
Машина иске генә бәләкәй өй янына килеп туктый. Хатын букчасын алып кабинадан төшә.
– Сез монда күптәннән яшисезме?
– Без гыйнварда гына кайттык.
– Кайда эшлисез?
– Юк эш. Авылда ни ферма, ни башкасы калмаган.
– Исемегез ничек?
– Ләлә.
– Бик матур исем. Ләлә, карагыз әле, миндә эш бар бит.
– Нинди эш?
– Терлекче. Сыер савучы. Түләве әйбәт. – Таһир аның күзләренә текәлеп карап тора. – Ышанмыйсыз бугай.
– Әйбәт тә әйбәт дигән сүзләрне иртәдән кичкә кадәр ишетеп торабыз ла ул.
– Айга егерме мең түлим. Механик юл белән савабыз. Сөтләтә дә бирәм. Килеп алабыз, китереп куябыз. Ферма йортында суы, җылысы, газ плитәсе, телевизоры бар. Кунып калырга да була.
– Уйлап карармын.
– Беләсезме, Ләлә, уйларга вакыт юк. Минем бер савымчым кияүгә чыгып шәһәргә китте. Миңа бүген үк кирәк!
Ләлә, бераз уйланып торгач, ризалаша:
– Бу очрашу язмыштыр мөгаен. Эшләп карыйк.
– Язмыштыр, билгеле. Бусында ычкындырмаска иде инде сине, – ди Таһир куанып. – Алайса сәгать дүртенче яртыга килеп җитәрмен. Кичке савым сәгать дүрттә башлана.
3
Инде җәй җиткән. Матур кояшлы көн. Ямь-яшел болында сыер көтүе таралган. Атка атланган ике көтүче маллар тирәсендә йөреп тора. Аларның Тимофей исемлесе таза гәүдәле, кызыл йөзле, күпереп торган калын мыеклы. Башында самбреро, авызында трубка, өстендә төссез ветровка һәм сүсәреп, агарып беткән джинсы. Икенчесе – Әсләх, кояшта шоколад төсенә кереп, янган ябык гәүдәсенә шакмаклы күлмәк кигән, аның бер сәдәфе дә эләктерелмәгән, кояшта уңып беткән зәңгәр трикосы нечкә балтырларына сыланып тора.
Буынга сикергән арыш басуы буендагы юлдан Таһир машинасы килеп туктый. Күлмәк итәкләрен җилфердәтә-җилфердәтә Әсләхнең атта чабып килгәне күренә, аңа Тимофей да иярә. Таһир яланбаш, ап-ак күлмәгенең җиңнәрен сызганып куйган. Көтүчеләр атларыннан сикереп төшүгә, Таһир сорау бирә:
– Ветстанциядән килделәрме?
– Да, пришли, – ди Тимофей, трубкасын авызыннан алып.
– Ни диделәр?
Сүзгә Әсләх кушылды:
– Агуланганнар диделәр. Химикат эләгеп. Укол кададылар. Дүртесенә дә дару эчердек. Көтүгә чыгармаска куштылар.
– Дөрес эшләгәннәр. Йогышлы чир булуы бар.
Таһир сәгатенә күз төшереп ала да машинасында китеп бара.
Авыл артындагы үр башында иске генә ферма торагы тора. Аның уң башындарак Таһирның малае Рафис такта, борыслар эшкәртеп маташа. Станок тирәсендә агач материаллары өелеп тора.
Ферма буен алгы яклап киртәләп алган утарда дүрт сыер күренә. Икесе коры печән чемченә, өченчесе тимер улактан су эчә. Соңгысы, почмактагы салам өеменә сыртын терәп, яткан килеш тәмләп күши. Таһир су эчеп маташкан сыерның тамак астын кашый, сыер күзләрен йомып, авызыннан суын агыза-агыза рәхәтләнеп тора. Аннары Таһир ятып торган сыер янына китә. Сыер торып баса, киерелеп куя, гәүдәсен калтыратып, йоннарына ябышкан салам, кибәк кисәкләрен коя. Таһир аның сыртыннан иркәләп сыпыра да, урта ишектән кереп китә, Рафис эшли торган якка чыга. Утар киртәсенә таянып, авыл ягына төбәлә, сәгатенә карый, тынычсызлана. Рафис аның янына килә.
– Зөлфәт кайда?
– Ләлә апа белән Гөлсиринне алырга китте.
– Коры печән салуыгыз әйбәт булган.
– Ләлә апа әйтте. Ул бөтен әйберне белә.
Таһир күкрәк кесәсеннән дару алып каба.
– Әллә авырыйсыңмы, әти?
– Яббаровны көтәм мин. Бүген киләм дигән иде. Менә син ай буе шулай алдаган кешене кем дип атар идең?
– Андыйларга әле исем табылмаган.
Рафис эшкәрткән борыс, такталарын күтәреп торак эченә кереп китә. Авыл ягыннан фермага килүче машина күренә. Таһир җанланып китә, уртагарак атлый. Очып килгән кара джип Таһирның аягы кырына ук килеп туктый. Рульдән ябык озын гәүдәле, пеләш башлы ир кеше төшә. Өстендә юка күн куртка, вак иләктәй шакмаклы аксыл күлмәгенең ачык якасыннан ай тагылган алтын чылбыры күренә. Кара мыегы астындагы юка иреннәре кысылган, чырае чытык, калын кашлары астындагы кысык күзләре ачулы елтырый. Машинаның икенче ишегеннән чандыр гәүдәле, башына коточкыч зур кара фуражка кигән карт кына әрмән төшә. Алар теләр-теләмәс кенә Таһирга кул биргәндәй итәләр.
– Ниһаять, сезне дә күрү бәхете насыйп булды, Җиһангир Яббарович.
Таһирның аңа ярарга тырышып елмаеп әйткән бу сүзләре кунакның йөзен ачмады.
– Оясында җим сорап кычкырган кош баласы кебек көн саен телефоннан шалтыратуы ансат ул...
– Җәй кыска бит, – дип куйды Таһир аклангандай. – Авызыңны ачып торсаң, үтә дә китә...
– Кая, документларны карыйк.
Таһир лас-лос атлап, машинасыннан зәңгәр папка алып килде, аның эчендәге кәгазьләрне Яббаровка сузды.
Яббаров очлы борыны белән иснәгәндәй, кәгазьләрне ялт-йолт күзеннән үткәрде, авыз эченнән мыңгыр-мыңгыр килде. Аның «озынлыгы сиксән метр» дигән сүзләре генә колакка кереп калды. Башын күтәрде дә:
– Шушы ал яккадыр бит? – дип сорады.
– Юк, өскә күтәреләбез, – дип, Таһир ферманың өске ягына атлады, Яббаров белән әрмән аңа иярделәр. Фермадан шактый ара киткәч, Таһир туктады.
– Менә монда бик уңайлы тигез урын, – диде ул.
Шул арада торакның икенче башына ак «Лада» килеп туктый. Машинадан иң элек Зөлфәт төшә. Ул – Таһирның кече малае. Аннары Ләлә белән Гөлсирин чыга. Гөлсирин – егерме яшьләрдәге кыз, озын толымнарын үреп башына ураган. Сылу гәүдәсенә кызыл спортивка кигән. Алар өчәүләшеп торак эченә кереп китәләр.
– Аңлашылды, – диде Яббаров, документларны кабат зәңгәр папкага салып. – Договор төзегәч башларбыз.
Аның сүзләреннән Таһир сагаеп калды.
– Иртәгәдән башларга кирәк!
Яббаров мыскыллап көлеп җибәрде:
– Иртәгә! Мен дә утыр киртәгә. Ансат сиңа!
– Ә кайчан?
– Бер айсыз булмый.
– Җиһангир Яббарович! Сез «иртәгә башлыйбыз» дия торгач, бер ай үтте бит инде.
– Абзый, мин алты урында төзелеш алып барам. Җиденчесе синеке.
– Иске торак әнә теге башыннан ишелеп килә.
Көтү кайтып, торакның теге башыннан керә башлаган. Зөлфәт, Ләлә, Гөлсирин, ике көтүче сыерларны читкә җибәрмичә торакка кертәләр. Аларның кычкырганнары сыерлар акырышкан тавышлар белән кушыла. Таһир сүзен дәвам итә:
– Әгәр көзгә яңа торак өлгермәсә, моның ни икәнен беләсезме сез?
– Абзый, үз проблемаларыңны миңа сөйләмә әле син. Үземнеке дә җитәрлек минем.
– «Абзый» димә әле ичмасам! – дип кычкыра Таһир ярсып. – Таһир исемле мин. Әгәр малларны яңа торакка кертмәсәм, миңа егерме-егерме биш баш сыерны суярга туры киләчәк! Мин бит аларны берәмләп әллә кайлардан җыйдым.
– Син сыерларны суярсың да котылырсың. Минем үземне суячаклар!
– Алайса булмый бу! Мине глава көн саен утка бастыра шушы торак өчен. (Зәңгәр папканы Яббаровның аягы астына ата.) Барысын ташлыйм к черту! Киттем главага!
Яббаров аны барып тота.
– Тукта әле, Таһир, кызма әле. Главалар хәтәр бит алар.
Таһир тынычлана алмый:
– Менә мин дә хәтәр! Мин дә кешеләр өчен дип йөрим!
Яббаров папканы аяк астыннан алып тузанын кага да үзенең култыгына кыстыра.
– Ярар, договорны төзермен. Бер атнасыз үләм дисәң дә башлый алмыйм.
Алар бер-берсенең күзләренә карашып шактый тордылар.
– Ярар, – ди Таһир кул селтәп. Бераз уйланып тора да, кабат сүз башлый. – Без өлгермәячәкбез. Әйдә болай итик. Шул бер атна эчендә фундаментны без үзебез салып куябыз. (Яббаров уйга кала, бер Таһирга, бер әрмәнгә карый).
– Ярый, бусына уступкага барам. Иртәгә фундаментка щебенка, ком, цемент китерә башларлар. (Әрмәнгә күрсәтеп). Бу – прораб. Арсен, ты понял? Чтобы завтра утром план фундамента был готов. Поехали на следующий объект.
ТАҺИР. Арсен, вы когда приедете?
АРСЕН. С утра. Приготовьте колышки, нить.
Машинага утыргач, Яббаров:
– Белеп тор, фундаментың сыйфатсыз булса, үзегездән җимертеп, кабат салдырам.
– Бер дигән булыр. Үзебезгә бит.
Машина кузгала.
АРСЕН. Ты зря отдал фундамент.
Яббаровның чырае бозыла:
– Вам все надо принести на блюдечке, готовым. Соскребешь, стройка не маленькая...
4
Кичке савым әле генә башлана. Рафис көтүчеләрне Таһир каршына алып килә. Алар кырынмаган, хәрәкәтләре төгәл түгел, Әсләх бигрәк тә аунаклый. Таһир борчулы.
– Егетләр! Бер ай менә дигән итеп көттегез. Сөт тә артты. Рәхмәтләр укый-укый акча алганыгызга ике көн. Я, карагыз инде үзегезне? Бүген мин барып чыкмасам, арыш басуына кереп сыерлар күбенеп бетә иде бит. Сез моның ни икәнен аңлыйсызмы? Тимоша, сиңа әйтәм.
– Бүтән кабатланмас, – ди Тимофей, көчкә телен әйләндереп.
– Бетте... все! – дип мыгырдый Әсләх.
– Төрмә белән бетәргә мөмкин! Сезнең бит дистәләгән сыер бәясен түләрлек акчагыз юк. Дүрт якта да иген басуы. Үзегез аңлагыз. Мин бик авырлык белән җыйнадым бу ферманы. Яңадан исерек хәлдә күрсәм, бер тиен акча түләмичә эштән куам. Барыгыз, айныгыз иртәгәгә кадәр.
Көтүчеләр китә.
Яббаровның төзүчеләре стенаны күтәреп киләләр, эш кайный. Ике торакны, утарны да кертеп, тимер торбалар белән әйләндереп алганнар. Бу эшләргә карагач, Таһирның кәефе күтәрелеп китә. Прораб Арсен чабулап эш оештырып йөри, кемнәргәдер кычкырып ала, кемнәрнедер «молодец» дип дәртләндерә.
Менә борыслары белән ишек-тәрәзәләр, түбәлек калай, башка төзелеш материаллары төягән КАМАЗ кайтып керә. Арсен материалларны бушаттырырга керешә. Яббаров машинасы да килеп туктый.
– Я. ничек, гөрлиме? – ди Таһир белән күрешкәч.
– Әйбәт эшли егетләрегез.
– Акча күчерергә кирәк
– Ике миллион бетте дәмени?
– Документларыңны кара. Түбәне дә корырга кирәк. Кампания җитәкчесе кичә эт итеп сүкте. Теләсә нинди вак-төякне аласың да, аннары акчасын юллап айлар буе сузылып йөрисең, ди. Күчер дә куй инде калганын. Котылыйк тавышыннан.
– Ярар, дүрт лимоны булыр.
– Ник күчереп бетермисең соң инде аны? Министрлык җидене бирде, дигән идең бит.
– Мин бит әле иске торакны да ремонтлыйм. Яңасына симертү үгезләре сыймый.
– Ай, нәфесле, ай, саран да кеше инде син, Таһир!
Яббаров бик канәгать кыяфәттә машинасына утырып китеп бара.
5
Яңа торакның тәрәзәләре, ике ишек куелган. Өченчесен кую өчен көйләп маташалар.
Иске торакта да эш кайный. Зөлфәт белән Рафис тагарак рәвешендәге зур гына тимер савытка ком, цемент, су ташый. Таһир измәне болгатып тора. Измә әзер булгач, аны зур көрәкләр белән носилкага тутыралар һәм такта коробка белән әйләндереп алынган идәнгә илтеп аударалар. Шушы эш арасында сөйләшү бара.
– Ике-өч көннән стенаны өеп бетерерләр мөгаен, – ди Рафис, яңа торак ягына ачык ишектән күз ташлап.
Таһир аның белән килешми:
– Өченче көн үк бетерә иде инде, мин барып төзәттермәсәм. Әнә күрәсезме, ишек бер якка авышрак тора. Алар аны бүген куйды. Әле мин игътибар итеп өлгермәгән идем. Барып килмичә булмый, малайлар.
Таһир ашыгып алар яныннан китә. Рафис белән Зөлфәт эшләрен дәвам итә. Таһир теге ишек янына килеп туктый.
– Подойдите сюда, пожалуйста.
Арсен, аның артыннан өч әрмән Таһир каршына килеп баса.
Посмотрите-ка на дверь.
АРСЕН. Все нормально.
ТАҺИР. Она не прямо стоит. А с уклоном на правую сторону.
АРСЕН. Ну ты даешь, командир. Это не школа какая-нибудь, а животноводческое помещение. Твои придирки по мелочам уже надоели нам.
ТАҺИР. Зарубите на носу: ничто не пройдет. Все равно заставлю исправлять так, как я требую. Понятно?
АРСЕН. (Теләмичә генә) Понятно.
Юан бүрәнәләрдән салынган иркен йорт эче. Зур чүлмәкләрдә идәндә төрле-төрле гөлләр үсеп утыра. Кыйммәтле люстра, затлы җиһазлар. Миңлегөл телевизор карап утыра. Ул җыйнак гәүдәсенә ак күлмәк кигән, чәчәкле алъяпкыч бәйләгән, башына ак яулык чөйгән. Таһирның кергәнен тәрәзәдән күреп, телевизорын сүндерә, ашыгып аның каршына чыга. Таһир ишектән керүгә, хатынына кулындагы ак пакетны суза.
– Ни ул?
– Менә үзең кара, ошатырсыңмы, юкмы.
Пакеттан миләүшә төсендәге җем-җем итеп торган пиджак алып, Миңлегөлгә кигерә. Миңлегөл шифоньер көзгесе каршында үзенә-үзе сокланып бөтерелә:
– И Таһир, җаныкаем! Гомерем буе кызыккан кием бит бу! Кайлардан таптың? Ни хөрмәтенә?
– Беләсеңме нәрсә... Син минем фәрештәм икәнсең. Бүген күзем ачылды. Машина белән Ык буеннан бара идем. Елга борылмасындагы шайтан упкынына җиткәндә, йоклаганмын да киткәнмен. Синең «Таһирҗан!» дип кычкыруыңа күземне ачсам, машина упкынның читендә! Рульне ничек читкә борып өлгердем – белмим. Бөтен тәнем, буыннарым дер-дер килә, кабинадан көч-хәл белән чыгып, җиргә аудым...
Миңлегөл куркудан кулы белән күкрәген кыса, коты очып Таһирга карап ката.
– Бу бит беренче мәртәбә генә түгел, – дип дәвам итә Таһир. – Нәрсәнедер хәл итә алмыйча баш ватканда, миңа синең пышылдавың ишетелгәндәй була. Тагын бүтән чакта уемны хуплап яисә кире кагып, карашың чагылып куя.
– Нишләп үзем белмим икән соң мин аны? – ди Миңлегөл елмаеп.
– Миңа кисәтү бу... Булдыра алсаң, кичер.
– Нәрсә өчен?
– Минем сиңа игътибарым җитми. Үпкәлисеңдер дә инде. Мин үзгәрәчәкмен. Сүз бирәм!
– И, Таһирҗан! – ди Миңлегөл бераз сүзсез торгач. – Синең күпме бәргәләнгәнеңне күрмиммени мин? Күңелеңнең чисталыгын, җылылыгын тойгач, җитмимени?
– Рәхмәт, карчык...
Таһир аның каршына килә, ягымлы итеп күзләренә карый, иркәләп чәчләреннән сыпыра...
6
Кояш төшлеккә таба күтәрелә. Сыерлар көтүдә. Яңа торакның түбәсе яшел профнастил белән ябылган. Тик анда эшләүчеләр генә күренми. Рафис белән Зөлфәт торак янында нидер сөйләшеп тора. Машинасында Таһир килеп туктый, сикереп төшеп малайлары янына ашыга.
ТАҺИР. Бу нинди үле тынлык?
РАФИС. Эшчеләрне Арсен автобуска төяде дә алып китте.
ТАҺИР. Ничек? Ник?
ЗӨЛФӘТ. Чирмешәнгәме, Апаскамы күчерәләр, диде.
ТАҺИР. Ә без? Безнеке ярты юлда каламыни?
РАФИС. Мин дә шулай дигән идем дә... Түбәне яптык, пока күчерәләр, ди.
ТАҺИР. Бу нинди башбаштаклык инде?! (Авызына дару каба, телефоннан шалтырата, үзе туктаусыз йөренә). Арсен да, Яббаров та җавап бирми. Вот дуңгызлар! Махсус планлаштырып эшләгәннәр болар моны! Шулай булмаса, һич югы кисәтерләр иде!
Таһир үзенә урын таба алмыйча әрле-бирле йөренә, туктаусыз телефоныннан шалтырата, әмма җавап ала алмый.
– Улларым, мин Яббаровны юллап киттем. Аның Әлмәт шәһәре янындагы байлар бистәсендә яшәгәнлеген беләм мин. Төшке ашка кайтса, эләктереп булыр. Сез үз эшегезне туктатмагыз инде.
Таһир тагын дару каба, машинасына утырып китеп бара. Рафис белән Зөлфәт, иске торакка кереп, эшкә тотыналар.
Таһирның машинасы тизлекне арттыра бара, ул туктаусыз телефонын колагына куя, җавап ишетмәгәч, газга тагын да ныграк баса. Менә ул уңга борыла, шактый вакыт асфальт урман эченнән бара, аннары яланга чыга, алда «Поташная поляна» дигән берсенән-берсе кыйммәтлерәк йортлар тезелгән бистә күренә. Таһир ике катлы гаять зур йорт каршына килеп туктый, капка каршында торган машина номерына игътибар белән караганнан соң, кабинасыннан төшеп, тагын бер мәртәбә шалтырата – җавап юк. Ул капканы этеп карый, бикле икәнен белгәч, кнопкага баса, аның кем беләндер сөйләшкәне күренә, капканы Яббаров ача.
– Әйдә, үт.
Ишек алды чәчәкләргә күмелгән, уртада кечкенә бассейн.
– Ни булды? – ди Яббаров төксе генә.
– Ул сорауны мин бирергә тиеш, – ди Таһир усал карап. – Нишләп эшчеләрне алдыгыз?
– Приказ шундый. Без никаких!
– Әгәр шулай икән, сез бит моны кичә үк белгәнсез. Бернинди кисәтү юк. Телефонны алмыйсыз. Мин ут йотып йөз километрдан килдем.
– Сез миңа претензия белдерергә килдегезме әле?
– Миңа претензия белдерү кирәкми, миңа төзелешнең төгәлләнүе кирәк!
Миңлегөл кыяр, помидор тозлап маташа. Алгы яктагы озын өстәл кыяр, помидор, сарымсак, суган, петрушка һ.б. белән тулган. Биш-алты банка каплап, капкачлы яклары белән идәнгә бастырып куелган.
Ишектә Рафис белән Зөлфәт күренә.
– Ашарга кайттыгызмы, балакайларым?
РАФИС. Без ашадык инде, фермага китеп барышыбыз. Әти кагылып чыкмадымы?
– Юк, нигә сезнең белән түгелмени ул?
– Яббаровны юллап киткән иде ул.
– Әллә берәр нәрсә бармы?
– Бездә эшли торган егетләрен башка районга җибәргән ул.
– Соң?
– Эш туктады. Әти дару каба да дару каба. Иреннәре күп-күмгәк.
– Мин аңа тукта дим, тыңламый, харап итәбез әтиегезне. Ул үзен һаман яшьлегендә дип тоя. Яшьлеге костюмындагы ордены, мактау кәгазьләре астында калганын аңламый...
ТАҺИР. Син килешүнең срогын боздың. 2 айга соңарттың. Судка бирәм. Эшләнмәгән өлешенең акчасын кайтарачаксың.
– Октябрьдә төгәллибез...
– Миңа ул вакытта эшләвегезнең кирәге юк!
– Мин дә синең кебек үк буйсынудагы кеше. Үзең сөйләш Абрамов белән. Казан янындагы офисын беләсең, телефоны бар. Мин башка берни дә эшли алмыйм.
– Син мине усалландырма! Юаштан юан чыга. Кирәксә менә бу йортыңны фундаменты белән күтәреп тикшерерләр!
Яббаров йомшап:
– Мин бит сиңа эшләмим дигәнем юк әле...
Таһир җил-җил капкага атлый, һаман әйткәләшәләр.
МИҢЛЕГӨЛ. Харап булса, нишләрбез? Моңа бит сез дә гаепле, балакайларым.
ЗӨЛФӘТ. Ни сөйлисең, әни?
РАФИС. Без бит тырышлыгыбызны бирәбез.
МИҢЛЕГӨЛ. Сез булмасагыз, бу эшен ташлый ул.
РАФИС. Ташлар сиңа!
МИҢЛЕГӨЛ. Ташлый.
ЗӨЛФӘТ. Мәңге юк!
МИҢЛЕГӨЛ. Миңа әйткәне бар. Алар булмаса, тарта алмыйм, дигәне бар...
Өчесе дә сүзсез кала.
РАФИС. Ярый, эшкә китик әле, бәлкем әти кайтып җиткәндер.
Малайлар чыгып китә, Миңлегөл эшкә тотына.
Фоат САДРИЕВ
Фото: https://vk.com/
Дәвамы: https://maydan.tatar/news/articles/fermer-kinoscenarijnyn-axyry
«Мәйдан» №3, 2021 ел.
Комментарийлар