Логотип «Мәйдан» журналы

Фәрит Мөхәммәтшинны яшь сәясәтчеләр тәрбияләү проектында остаз булырга чакырдылар

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшинга яшь сәясәтчеләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән «ПолитСтартап» партия проектында остаз булырга тәкъдим...

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшинга яшь сәясәтчеләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән «ПолитСтартап» партия проектында остаз булырга тәкъдим иттеләр. Бу турыда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Ð¤Ó™Ñ€Ð¸Ñ‚ Мөхәммәтшинны яшь сәясәтчеләр тәрбияләү проектында остаз булырга чакырдылар
Бүген проектны презентацияләү барышында әйтелгән тәкъдимне Фәрит Мөхәммәтшин хуплаган. «Мин моңа бик җитди карыйм, чөнки бу яңа формаларның берсе. Проект яңа талантларны ачарга һәм безнең республика яшьләрен актив сәяси һәм социаль тормышка җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диде ул. Презентациядән соң Фәрит Мөхәммәтшин «Мин-ПолитСтартап остазы» дигән язма белән фотога төште.
«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев хәбәр иткәнчә, Татарстанда «ПолитСтартап» проекты Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда алдан тавыш бирү процедурасы кысаларында эшләячәк. Проект яшь кандидатларга агитация кампаниясен үткәрү, дебатларда уңышлы чыгыш ясау, партия командасының бер өлеше булу мөмкинлеге бирәчәк.

  • «ПолитСтартап» –«Бердәм Россия»нең кадрлар проекты. Быел проект илнең 36 төбәген колачлаган. «ПолитСтартап» проекты старты икенче агымын игълан иткәннән соң, 2,5 меңнән артык гариза бирелгән инде. Шуларның йөздән артыгы Татарстан Республикасы вәкилләреннән килгән.


Фото: tatarstan.er.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/14/182590/

Комментарийлар