Логотип «Мәйдан» журналы

Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр парламентын формалаштыруның яңа тәртибен уйларга тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советы белән беррәттән быел Яшьләр иҗтимагый палатасының яңа составы да формалашачак. Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин аны формалаштыруның яңа тәртибе турында уйларга тәкъдим итте....

Татарстан Дәүләт Советы белән беррәттән быел Яшьләр иҗтимагый палатасының яңа составы да формалашачак. Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин аны формалаштыруның яңа тәртибе турында уйларга тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Ð¤Ó™Ñ€Ð¸Ñ‚ Мөхәммәтшин Яшьләр парламентын формалаштыруның яңа тәртибен уйларга тәкъдим итте
Бүген Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының XIV утырышында Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый оешмалар һәм муниципалитет вәкилләрен республиканың Яшьләр парламентына делегат итү яхшы форма булуын әйтте.
«Әмма аны кешеләр демократик һәм легитим тәртиптә конкурентлы көрәш аша үтәрлек итәргә кирәк. Шул вакытта биредә үзенә булган ышанычны яклаган яшьләр булачак һәм Яшьләр парламенты да үз эшен яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк», - диде Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы быел алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачагын әйтте. «Парламентны яңарту дәвамчанлыкны саклап калу бурычы белән бергә тора. Сайлаучылар мәнфәгатен һәм үз территорияләрен яклый алырлык, сәләтле һәм креатив яшьләрне күрүебезгә шат булачакбыз. Бергәләп республиканың киләчәге турында уйлый башларга әзербез», - диде ул.
Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе яшь парламентарийларны эшче белгечлекләренең абруен күтәрү, милли мәдәниятләрне үстерү, сәяси грамоталылык һәм патриотизм тәрбияләү мәсьәләләренә активрак кушылырга чакырды.
Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Илдар Суфияров сүзләренә караганда, узган ел Яшьләр иҗтимагый палатасы составы 20 проценттан артык үзгәреш кичергән. Бу муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә төрле җитәкче вазифаларга аның әгъзаларын билгеләү белән бәйле булган.
Фото: Рамил Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/14/182603/

Комментарийлар