Логотип «Мәйдан» журналы

Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстанда беркайчан да һәм беркемне дә милли билге буенча бүлгәләмәделәр"

Кичә Татарстан халыклары Дуслык йортында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "РФ фин-угыр халыклары ассоциациясе" Гомумроссия хәрәкәте советы президиумы утырышында катнашучылар белән очрашты.Журн...

Кичә Татарстан халыклары Дуслык йортында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "РФ фин-угыр халыклары ассоциациясе" Гомумроссия хәрәкәте советы президиумы утырышында катнашучылар белән очрашты.
11530_pic
Журналистлар белән сөйләшү барышында Фәрит Мөхәммәтшин Россия фин-угыр халыклары ассоциациясе халыкара булуына, һәм бу аның Казанда беренче утырышы икәненә игътибарны юнәлтте. "Мин аларны үзебезнең республикада сәламләү мөмкин һәм кирәк дип санадым - Татарстанда фин-угыр халыклары вәкилләре аз түгел. Безнең фин-угыр агай-эне, коллегалар, дуслар тугандаш республикалардан - Удмуртия, Мордовия, Марий Эл, шулай ук Мәскәүдән килгәннәр, - дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. - Татарстанда беркайчан да һәм беркемне дә, алар төрки телле яки фин-угыр телле булсынмы, милли билге буенча бүлгәләмәделәр. Безнең өчен ул - дусларча тугандаш гаилә. Аларның да хезмәттәшлек буенча тәҗрибәсе бардыр дип уйлыйм, бит РФ фин-угыр халыклары ассоциациясе - Россиядә иң эреләренең һәм чынлыкта гамәлдә булганнарының берсе. Безнең багланышларны бу тирәнәйтер дигән фикердәмен", - дип өстәде ТР парламенты башлыгы.
Ассоциация вәкилләре белән очрашу барышында Ф.Мөхәммәтшин Татарстандагы сәяси, икътисади вазгыять турында мәгълүмат бирде. Аерым алганда, ул республиканың сәнәгый куәте югары булуын билгеләп үтте. Хәзер Татарстан нефть бәяләре төшүенә борчыла. 2015 ел бюджеты барреле 114 доллар исәбеннән формалаштырылды, ә инде бүген бәясе 30 долларга кадәр төште. Югалтулар сизелерлек. "Шуңа да карамастан, без куелган бурычларыбызны үтибез", - дип ассызыклады спикер. Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда сәнәгать комплексы уңышлы эшли.
Аерым алганда, Ф.Мөхәммәтшин "КАМАЗ"да кертелгән һәм күптән түгел Чаллыга килгәч РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланган инновацияләргә тәфсилле тукталды. Спикер авыр йөк машиналары эшләп чыгарылганда җиһазландырылачак яңа моторлар турында искәртте. Ф.Мөхәммәтшин шулай ук кунакларга Татарстан табиблары тарафыннан чит ил җиһазларында йөрәккә (турыдан-туры күчереп кую) һәм бавырга югары технологияле операцияләр ясау турында сөйләде. "Татарстан үзен инновацияләре булган республика итеп таныта", - дип билгеләп үтте ул. ТР парламенты башлыгы шулай ук республика районнарында авыл мәдәният йортлары төзү мәсьәләләренә тукталды, ТР шәһәрләрендә халыклар Дуслык йортлары ачылуы турында сөйләде.
РФ фин-угыр халыклары ассоциациясе вәкилләре Казанда 27 февральгә кадәр була. Шул арада кунаклар Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Дуслык йорты эшчәнлекләре белән таныша. Моннан тыш, Ассоциация советы президиумы утырышы була. Шулай ук Татарстан Республикасында яшәүче фин-угыр халыклары үзенчәлекләренә ярдәм итүгә бәйле мәсьәләдә фикерләшү планлаштырыла.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар