Санкт-Петербург янындагы Энколово авылында татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме – Сабан туе узды. Фотолар: http://tdnu.ruБәйрәмгә Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән меңләгән...
Санкт-Петербург янындагы Энколово авылында татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме – Сабан туе узды.

Фотолар: http://tdnu.ru
Бәйрәмгә Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән меңләгән кеше җыелган иде. Сабантуй кунакларын Татарстан җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Мәйданда татар һәм башкорт җырлары яңгырады. Янәшәдәге спорт мәйданчыкларында килгән кунаклар капчык белән сугышу, чүлмәк вату, милли көрәш һ.б. ярышларны тамаша кылды.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/
Комментарийлар