Логотип «Мәйдан» журналы

Фәрит Мөхәммәтшин: Европа Советы белән Россиягә уртак фикергә килергә кирәк

Катлаулы шартларда Европа Советы белән Россиягә уртак мәнфәгатьләрне исәпкә алып, бер фикергә килергә кирәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимияте кон...

Катлаулы шартларда Европа Советы белән Россиягә уртак мәнфәгатьләрне исәпкә алып, бер фикергә килергә кирәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимияте конгрессы делегациясе әгъзалары белән очрашуда шулай диде.
Фәрит Мөхәммәтшин: Европа Советы белән Россиягә уртак фикергә килергә кирәк
Бу турыда республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан Дәүләт Советы Россия төбәкләренең Европа Советы белән мөнәсәбәтләрен үстерүгә өлеш кертә. Ул 15 ел дәвамында Россия делегациясе составында Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимияте конгрессында эшләвен искәртте. «Без иң катлаулы мәсьәләләр буенча фикер алыштык, күпсанлы докладлар карауга тапшырдык», – диде парламент җитәкчесе.
Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимияте конгрессы делегациясе әгъзасы Якоб Винен хәзер Россия белән Европа Советы мөнәсәбәтләрендә киеренкелек булуы белән килеште. «Әмма без сөйләшеп бу кыенлыклардан чыгарга өметләнәбез, ачыктан-ачык сөйләшү төрле юнәлештә аерылуга караганда яхшырак», – диде ул.

Европа парламентарие Җирле үзидарә хартиясе барлык дәүләтләр – Конгресс әгъзалары тарафыннан расланган иң мөһим халыкара документ. «Төрле дәүләтләрдә җирле үзидарәнең бертөрле структурасы булырга тиеш түгел, әмма бар җирдә дә Хартиянең төп нигезләмәләрен үтәргә кирәк», – диде Якоб Винен.
Җирле һәм төбәк хакимияте конгрессы әгъзалары Якоб Винен белән Стюарт Диксон Россия төбәкләрендә Европа Җирле үзидарә хартиясе нигезләмәләре ничек гамәлгә ашырылуын өйрәнү өчен Казанга килде.
Фото: gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/06/182145/

Комментарийлар