Фәрит Фарисов татарларга үз тарихы белән таныш булу җитмәвен әйтте
Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе Региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Фарисов үзенең иҗат кичәсендә татарларга тарих белән таныш булу җитмәвен әйтте.Фәрит Фарисов: “Татарларга үз тарихын белү...
Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе Региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Фарисов үзенең иҗат кичәсендә татарларга тарих белән таныш булу җитмәвен әйтте.

Фәрит Фарисов: “Татарларга үз тарихын белү җитми. Үз тарихын белгән кеше, ата-бабаларының казанышларын истә тотып, халык язмышына тап төшермичә, югары дәрәҗәдә гомер итәргә тырыша”, - диде ул.
“Тарихны без әдәби әсәрләр аша да чагыдырырга тиеш”, - дип әйтте Фәрит Фарисов.
Фәрит Фарисов сүзләренчә, иҗат кичәсе уздыру идеясен аңа якын дусты тәкъдим иткән. Кичә диалог форматында барды. Ул берничә тематик блокка бүленгән иде: дин, халык һәм балачак турында. Чарада татарча җырлар, авторның шигырьләре яңгырады.
Иҗат кичәсе күмәкләшеп "Туган тел" не җырлау һәм автограф-сессия белән тәмамланды.

Комментарийлар