Логотип «Мәйдан» журналы

Фәрит Абдулганиев гидрометеорология хезмәтендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев гидрометеорология хезмәтендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре – Гидрометеорология хезмәте хезмәткәре көне белән котлады.“...

Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев гидрометеорология хезмәтендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре – Гидрометеорология хезмәте хезмәткәре көне белән котлады.
cheswtnuj2
“Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы федераль хезмәтенең (Росгидромет) иң яхшы төбәк идарәләре санына керә - бу сезнең компетентлы һәм көйләнгән эшегез, үз эшегезне яратуыгыз һәм энергиягез нәтиҗәсе.
Экстремаль һава торышы күренешләрен кичектерү мөмкин түгел, әмма алдан кисәтеп була. Сезнең заманча фаразларыгыз, зыянны сизелерлек киметүдән тыш, табигый катаклизмнар очрагында кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау буенча чараларны үз вакытында кабул итү мөмкинлеге бирә. Сез халык куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм республикада экологик вазгыятьне контрольда тоту буенча башлангыч рольләрне уйныйсыз.
Гидрометеорология өлкәсендә сезнең тикшеренүләр һәм эшләнмәләр киләчәктә дә республика үсешенә сизелерлек өлеш кертәчәк. Сезгә һөнәри уңышлар телим”, - диелгән министр котлавында.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар