Фәнни үрләрне яулап
Милли мәдәниятнең мөһим бер тармагы булган матур әдәбиятны өйрәнә торган фән бу өлкәгә килүчедән тирән белем, эрудиция, киләчәкне тоемлау, тырышлык һәм зур омтылышлар...
Милли мәдәниятнең мөһим бер тармагы булган матур әдәбиятны өйрәнә торган фән бу өлкәгә килүчедән тирән белем, эрудиция, киләчәкне тоемлау, тырышлык һәм зур омтылышлар белән яшәүне таләп итә. Шуңа да әдәбият фәне өлкәсендә җитди казанышларга ирешүчеләр күп булмыйча, алар гуманитар фәннәр үсешенә зур йогынты ясап, җәмәгатьчелек арасында киң танылу ала. Үзенең фикри җегәре белән хәзерге татар әдәбият белемендәге тикшеренүләрнең юнәлешен билгеләп, аны методологик һәм теоретик нигезләүчеләрнең берсе – филология фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Фатих кызы Заһидуллина. Әдәбият фәненең югары үрләренә ирешеп, остазларының һәм күп санлы шәкертләренең тирән хөрмәтенә лаек булган галимәнең бай тормыш юлы туган туфрагыннан башлана.
Дания Фатих кызы 1964 елның 1 октябрендә Мөслим районы Әмәкәй авылында туып үсә. Үзенең матур табигате, елга-күлләре, болыннары белән дан тоткан төбәктә әдәбият һәм сәнгать халыкның аерылгысыз юлдашы булып тора. Шуңа да мәктәп елларында ук күпләр шигърият белән мавыга, җыр-музыкага тартыла. Әнә шул мохиттә үскән Даниягә дә шигырь «җене» бик иртә кагылып, ул самими хисләрен район газетасы битләре аша җиткерә башлый. Яшь кызның шигърият белән кызыксынуында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Факил Сафин һәм район газетасы каршында эшләп килүче Әдәби берләшмә җитәкчесе Фоат Садриевның роле зур була. Киләчәктә шагыйрь, прозаик, публицист буларак киң танылу алачак әлеге остазлары ярдәме белән ул иҗат серләренә өйрәнә. Урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергән яшь кыз әдәбият-сәнгать рухы шаулап торган мохиткә эләгә. Ә инде студентларның чын кумиры-остазына әверелгән Мөхәммәт Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» иҗат берләшмәсе Дания Салихованы актив иҗатка дәртләндерә, әдәбият фәне өлкәсенә илтә. Танылган әдәбият галиме Йолдыз Нигъмәтуллина (Галимҗан Нигъмәти кызы) алып барган дәрес-семинарлардан да читтә калмый ул. Ире Илдус Котдус улы белән берничә ел Балтач районында мәктәптә эшләгәннән соң, Дания Фатих кызы янәдән универстетка әйләнеп кайта һәм танылган галим Тәлгат Галиуллин җитәкчелегендә фәнни тикшеренүләргә керешә. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре буенча кандидатлык (1993), берничә елдан татар әдәбият теориясе формалашу һәм үсү тарихы буенча докторлык диссертацияләре яклый (2001). Университеттагы хезмәт юлын ассистент буларак башлап, тиз арада профессор дәрәҗәсен ала, кафедра мөдире итеп сайлана, ә инде 2007 елдан Д.Ф. Заһидуллина Татарстан Фәннәр академиясенә күчеп, Баш гыйльми сәркатип, аннары вице-президент вазыйфаларын башкара.
Дания Фатих кызы ике дистә ел студентларга белем биреп, үзен оста лектор, таләпчән остаз, кешелекле һәм ярдәмчел педагог итеп таныта. Тирән белеме, даими эзләнүе, татар әдәбият фәнен дөнья фәне казанышлары яссылыгында һәм чагыштырма планда бәяләве, яңадан-яңа эзләнүләргә тартуы белән ул студентларны үзенә җәлеп итә, бик күпләренең фикердәше, остазы булып таныла.
Дания Фатих кызы фәнни-методик һәм теоретик эшчәнлеген татар әдәбиятын мәктәптә укыту мәсьәләләрен өйрәнүдән башлый. Ул, беренчеләрдән булып, сүз сәнгатен укытуга бәйле традицияләрне барлауга алына һәм мәктәп-мәдрәсәләр тәҗрибәсен өйрәнә. Галимәнең «Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту» (2000, 2004) дип аталган дәреслеге бу өлкәдә җитди алгарыш буларак кабул ителә. Автор XIX йөз, аеруча XX йөз башында Ф. Әмирхан, Г. Исхакый, Г. Сәгъди, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Баттал һ.б. фидакарьләр тырышлыгы белән әдәбият укытуның теориягә нигезләнгән системасы барлыкка килүен, ул чор дәреслекләрендәге фикер-карашларның бүген дә заманча булуын дәлилли. Татар әдәбиятын укытуның нәтиҗәлелеген күтәрү юлында таяныч булып, үткән мирасны, тәҗрибәне өйрәнү кирәклеген ача. Шәхси һәм күпсанлы укытучыларның эш тәҗрибәсенә, шулай ук дөньякүләм кабул ителгән казанышларга нигезләнеп язылган дәреслек үзенең теоретик җирлеге, фактик материалга байлыгы, заман рухына туры килүе белән аерылып тора. Бу өлкәдәге эшчәнлеген дәвам итеп, Дания Фатих кызы татар әдәбиятыннан республика олимпиадаларында байтак еллар жюри рәисе була, дәүләт стандартларына нигезләнгән программалар эшләүгә алына, туган тел һәм әдәбиятны укытуның яңа Концепциясен эшләүгә җитәкчелек итә.
Галимә эшчәнлегенең икенче бер юнәлеше татар әдәбият фәненең үсеш-үзгәреш тарихын өйрәнү белән бәйле. Билгеле булганча, фән буш урында барлыкка килми, аерым шартларга бәйле, ул, әзерлек чоры аша үтеп, үзенең нигезләрен барлый, аннары оешу һәм формалашу дәверенә килеп керә һәм, ниһаять, фәнни принциплары билгеләнә. Әлеге юлны белми, өйрәнми торып, бүгенге татар әдәбият фәненең торышы, үсеш мөмкинлекләре турында сүз алып бару мәслихәт түгел. Д. Заһидуллина татар әдәбият теориясенең барлыкка килү һәм үсеш баскычларын системалы өйрәнүгә алына һәм нәтиҗә буларак «Әдәбият кануннары һәм заман» (2000) дигән фәнни монографиясе дөнья күрә. Автор «бездә әдәбият теориясе булмаган» дигән фикерне катгый кире кага һәм татар әдәбиятын, фәлсәфи-эстетик фикерен тикшерү аша татар әдәби-теоретик карашларның эзлекле рәвештә җирләшүен, шулай ук фән буларак әдәбият теориясенең милли үзенчәлекләрен ачуга килә.
ХХ йөз башында гына формалашу процессы кичергән татар әдәбият белеме тизләтелгән үсеш юлы үтә һәм әдәби тәнкыйть, әдәбият теориясе, әдәбият тарихы кебек төп тармакларының нигез ташларын сала. Моңа йогынты ясаган сәбәпләр булып, бердән, татар әдәбиятының тирән тамырлары булу, иҗтимагый фикергә, халыкның рухи тормышына гаять зур тәэсир ясавы һәм үз эчендә әлеге бай мирасны барлау, өйрәнү, системага салу юлларын эзләве, икенчедән, беренче рус революциясеннән (1905–1907) соңгы елларда татар җәмгыятендә башланган Яңарыш дулкыны яшәешнең барлык катламнарын иңләп үтүе, өченчедән, Көнчыгышның мөселман дөньясы белән булган зур традицияләрне саклаган хәлдә, рус-Көнбатыш дөньясының, бигрәк тә әдәби-эстетик һәм фәлсәфи казанышларын үзләштерүгә алынуы һ.б. тора. Шундый шартларда әдәбият белеме җитди алгарыш кичерә һәм мөһим методологик мәсьәләләрне тикшерүгә килә. Җ. Вәлиди, Г. Баттал, Г. Ибраһимов, Н. Хәлфин, Г. Сәгъди һ.б. шәхесләрнең бүген дә кыйммәтен җуймаган хезмәтләре дөнья күрә.
Д. Заһидуллина татар әдәбияты белән генә чикләнеп калмыйча, татар иҗтимагый фикеренә, Шәрык һәм Гаребнең әдәби-фәлсәфи карашларына иркен мөрәҗәгать итә һәм, шуларга таянып, үзенең күзәтүләрен төзек фәнни системага сала. Татар әдәбиятының кызу темплар белән үсеше, анда реализм һәм романтизмга нисбәтән төрле юнәлешләр барлыкка килү әдәбият фәне белән шөгыльләнүчеләр арасында бәхәсләр, фикер каршылыклары китереп чыгара. Соңгысы исә әдәбиятны аңлатуда билгеле бер принципларга таянган кешеләрне бергә туплаган фәнни-әдәби мәктәп оешуга китерә. Д. Заһидуллина тикшеренүләре күрсәткәнчә, бу чорда татар әдәбият белемендә «җәмгыятьчеләр» һәм «рухиятчеләр» дип атарга мөмкин булган мәктәпләр барлыкка килә.
Д. Заһидуллина монографиясе татар әдәбият белеме тарихына яңача карарга этәрә. Автор аерым китап булып, яисә күпсанлы газета-журналларда сакланып килгән, моңа кадәр игътибардан читтә калган бай әдәби-теоретик мирасыбызны барлый, җентекле анализ ясый һәм татар әдәбият теориясенә ХХ гасыр башында гаять талантлы шәхесләр тарафыннан нигез салынуын дәлилләп, аларның фәнни-гамәли табышларын ача, әдәбият фәнендәге урынын билгели. Аның бу өлкәдәге эзләнүләре «История науки о литературе у татар» (2011) хезмәтендә тагы да тирәнәя, яңа факт-мисаллар белән баетыла һәм татарларда әдәбият фәне үсеше гарәп-фарсы һәм төрки телле халыклар фәне казанышлары яссылыгында бәяләнә.
Д. Заһидуллина эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлеше татар әдәбияты тарихын, аеруча аның «алтын чоры» булган ХХ йөз башы сүз сәнгатен эчке закончалыкларына бәйле үсеп-үзгәреп торган, Шәрык һәм рус-Европаның фәлсәфи-эстетик фикеренә иркен таянган күренеш буларак өйрәнү белән бәйле. Яңарыш юлына чыккан ХХ йөз башы татар сүз сәнгатендә фани һәм бакый дөнья турында уйлану, җир тормышының чикләнгәнлеген, кеше гомеренең кыскалыгын аңлау, шуңа бәйле яшәү мәгънәсенә, Хакыйкатькә төшенү омтылышы һәм әлеге фәлсәфи карашларны әдәби чараларда чагылдыру теләге модернистик алымнар эзләүгә китерә. Д. Заһидуллина «Модернизм һәм ХХ йөз башы татар прозасы» (2003) хезмәтендә билгеләгәнчә, модернизм «әдәбияттагы күнегелгән алым һәм ысулларны кире кага, әдәбиятның торышы-хәле белән риза булмаудан килеп чыга. Шул ук вакытта ул әдәбиятны камилләштерү-үзгәртүгә этәргеч бирә, үзгә юллар эзли». ХХ гасыр башында татар җәмгыяте тизләтелгән үсеш чорын – Яңарыш дәверен кичерә. Рус капиталы белән көрәштә татар буржуазиясе үсеп, ныгып җитә. Яшәешнең төрле якларына бәйле иҗтимагый-фәлсәфи һәм сәяси фикердәге күтәрелеш милли үзаң үсешенә һәм ахыр чиктә татар милләте формалашуга китерә. Боларның нигезендә яткан җәдитчелек хәрәкәте дини реформаторлыкка, мәгариф системасына, вакытлы матбугат һәм китап чыгаруга уңай йогынты ясый.
Хезмәттә бу чор прозасында символларга мөрәҗәгать итүнең закончалыклары аерып чыгарыла. Тикшеренүче символизм эстетикасының тамырларын да, ХХ гасыр башындагы табыш-үзгәрешләрне дә күз уңында тота. Ф. Әмирхан, М. Хәнәфи, Б. Мансур, Г. Рәхим, М. Гафури, Ә. Тангатаров, Сирин, Г. Газиз һ.б. проза әсәрләрендә символларның төп идеяне ачудагы урыны дәлилле билгеләнә. Әдәбияттагы сызлану яисә экзистенциализм фәлсәфәсенең ХХ йөз башы прозасында чагылыш үзенчәлекләре татар әдәбият белемендә иң аз өйрәнелгән өлкә булып кала бирә. Галимә өч дистәләп хикәя һәм нәсерне тикшерү аша ХХ йөз башы әдәбиятында экзистенциализм фәлсәфәсенә нигезләнгән тулы бер агым-катлам булуын ача. Н. Думави, Г. Газиз, Ф. Әмирхан һ.б. авторларның киң катлау укучыларга таныш әсәрләрен дә «яңача» укый, моңа кадәр игътибардан читтә калган деталь-күренешләрне таба, аларның әсәрдәге ролен билгели. Хезмәттә мәхәббәт темасының чор, яшәеш үзенчәлекләре, халыкны борчыган мәсьәләләр белән тыгыз бәйлелектә тикшерелүе дә игътибарны җәлеп итә. Күпсанлы мисалларда ХХ гасыр башы прозасында әлеге табигый хис-тойгыны тасвирлауның гаҗәеп матур төсмерләре булуы ачыклана. Галимә фикеренчә, татар әдәбиятындагы мәхәббәт фәлсәфәсе, бер яктан, Шәрык ренессансы чорыннан килә торган неоплатонизм эстетикасын кулланган романтик сурәтләүгә нигезләнсә, икенче яктан, рус һәм Европа фәлсәфәсендәге караш-фикерләрне дә читкә какмый.
«Дөнья сурәте үзгәрү» (2006) китабында Д. Заһидуллина татар әдәбиятының күпгасырлык тарихына күз ташлап, анда яшәеш сурәтләренең ни сәбәпле, ничек һәм ни рәвешле үзгәрүен тикшерә. Әдәбиятыбызда дөнья сурәте үзгәрүендә аеруча әһәмиятле дәвер буларак ХХ йөз башы игътибар үзәгендә тора. Автор фикеренчә, бу чорда дөньяның яңа моделе формалаша, яңа тип геройлар мәйданга килә. Әлеге контекстта Дәрдемәнд, Г. Тукай. Г. Ибраһимов. Ш. Камал, Н. Думави һ.б. иҗатындагы милли дөнья сурәте чагылышын тикшереп, әдәбиятыбызның классик чорына фәлсәфи ноктадан торып бәя бирелә. Галимәнең бу юнәлештәге яңа эзләнүләре «Модернизм в татарской литературе первой трети ХХ века» (2013) хезмәтендә урын ала. Үсеш-үзгәрешендә икенче Яңарыш чорын кичерүче татар әдәбияты Көнчыгыш һәм Көнбатышның әдәби-фәлсәфи йогынтысында булып, җитди сан һәм сыйфат үзгәрешләренә ирешә. Аның бер чагылышы булган модернистик эчтәлекле әдәбиятта символизм, экзистенциализм, экспрессионизм, им-
прессионизм, гыйсъянчылык кебек агымнар пәйда була. Күпсанлы әсәрләрне тикшерү аша ХХ йөз башы әдәбиятында аларның тулы бер агым-катлам булуын дәлилли. Галимә Дәрдемәнд, Н. Думави, Г. Газиз, Ф. Әмирхан һ.б. авторларның киң катлау укучыларга таныш әсәрләрен дә «яңача» укый, моңа кадәр игътибардан читтә калган деталь-күренешләрне таба, аларның әсәрдәге ролен билгели. Авторның 1917 елдан соңгы әдәбият буенча тикшеренүләре бу чор сүз сәнгатенә бәйле фикер-карашларны бермә-бер киңәйтеп җибәрә. ХХ йөз башындагы модернистик эзләнүләрнең яңа шартларда да үзгә юллар, алым-чаралар белән дәвам ителүе, аларның социалистик реализм иҗат методы белән катлаулы мөнәсәбәте билгеләнә. Рус әдәбиятының көчле йогынтысында булган авангард әдәбият форма һәм эчтәлекне яңарту юлларын эзли. Шул рәвешле имажинизм һәм футурузм дип аталган агымнар мәйданга килә. Автор фикеренчә, аларда билгеле бер дәрәҗәдә ХХ йөз башы модернизм әдәбияты билгеләре саклана. Әмма бу күренеш озакка бармый. 1920 елларның икенче яртысында сүз сәнгатендә бертөрлелек көчәя һәм ул әдипләрнең сәнгати эзләнүләрен бермә-бер тарайта.
Әдәбиятчының фәнни-теоретик эзләнүләре, шул исәптән әдәбиятны өйрәнү тәгълиматлары тарихы студентлар һәм укытучылар өчен коллегалары белән чыгарган «Әдәби әсәргә анализ ясау» (2005), «Әдәби әсәр: өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз» (2007) кебек дәреслекләрдә дә киң чагылыш таба.
Татар әдәбиятының күпгасырлык үсеш-үзгәреш тарихы Д. Заһидуллинаның һәрдаим игътибар үзәгендә булып, аның методологик һәм концептуаль фикерләре «Татар әдәбияты тарихы»ның яңа сигезтомлыгын эшләүнең нигезендә тора. Галимә аеруча ХХ гасыр әдәбияты тарихының фәнни нигезләрен, аерым әдипләрнең иҗат портретларын эшләүгә зур көч сала. Югары уку йортлар студентлары өчен Н. Йосыпова белән берлектә чыгарылган «ХХ гасыр татар әдәбияты тарихы» (1–2 китаплар, 2011) дәреслеге өр-яңа концепциягә нигезләнүе белән аерылып тора. Хезмәтнең яңалыгы ХХ гасыр татар әдәбиятын бербөтен күренеш итеп өйрәнүдә, әдәби процесс үзенчәлекләрен «ак таплар»сыз ачуда, сүз сәнгатенең үсеш-үзгәрешен синхрон яссылыкта тикшерүдә, әдипләр иҗатына объектив һәм тулы бәя бирүдә чагыла.
«1960–80 еллар татар әдәбияты: яңарыш мәйданнары һәм авангард эзләнүләр» монографиясендә әлеге чор сүз сәнгате яңа концепциягә нигезләнеп тикшерелә. Автор әдәбиятка йогынты ясаган иҗтимагый, социаль һәм мәдәни факторларны өйрәнеп, татар әдәбиятының үз эчендә барган закончалыкларга бәйле, аның әкренләп сыйфат үзгәрешләренә килүен билгели. Аның үзенчәлеге шунда ки, «милли әдәбиятта авнгард традицион әсәрләр белән янәшә яши». Шуңа да әдәбият фәнендә алар бергә каралып килделәр. Д. Заһидуллина карашынча, «татар шигъриятендә авангард бербөтен юнәлеш яки агым хасил итми, бәлки пафос үзенчәлеге, лирик герой бирелеше, форма өлкәләрендә төрлелеге белән аерылып торган күренешләр рәвешендә яши». Бу елларда авангард эзләнүләр башта шигърияттә урын ала, аннары башка төрләргә үтеп керә. Үзгәреш әсәрләрнең формасында да, эстетик табигатендә дә күзәтелә. Нәтиҗәдә, автор 1960–80 еллар татар шигъриятен әдәби кыйбла үзгәрү, милли нигезләргә әйләнеп кайту вакыты дип бәяләүгә килә. Авангард эзләнүләр һәм аның милли шигърияткә йогынтысы, шагыйрьләр иҗатында төрле планда һәм яссылыкта чагылыш үзенчәлекләре Р. Фәйзуллин, Г. Афзал, И. Юзеев, Р. Әхмәтҗанов, Р. Гаташ, Ш. Анак, Р. Харис, М. Әгъләмов, Зөлфәт иҗатына нисбәтле тикшереп бәяләнә. Хезмәтнең икенче бүлегендә 1960–80 елларда татар прозасы үсеше өйрәнелеп, автор бу чор татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуын, ХХ гасыр башы әдәбияты белән ике арада күпер булдыруын, өр-яңа алымнарны беренче планга этәрүе эпик әсәрләрдә аеруча ачык чагылуын дәлилли. Шул планда татар прозасының әдәби юнәлешләргә мөнәсәбәте, чынбарлыкны сурәтләүдә яңа юллар эзләве Ә. Еники, Г. Әпсәләмов, Г. Бәширов, Г. Ахунов, Н. Фәттах, Х. Сарьян, Ш. Хөсәенов, Ә. Баян, М. Юныс, А. Гыйләҗев, М. Галиев иҗатлары аша бәяләнә.
Д. Заһидуллинаның фәнни эзләнүләрендә зур бер тармакны хәзерге әдәбият, аның фәне алып тора. Ул, беренчеләрдән булып, ХХ гасыр ахыры – XXI гасыр башы татар әдәбиятында күзәтелгән әдәби-эстетик эзләнүләрне, аларның табигатен, әдипләрнең тема-мотивлар, жанр һәм жанр формалары, аеруча сәнгати алымнар һәм чаралар өлкәсендәге табышларын җентекләп барлау, аларның әдәби процесстагы урынын билгеләү буенча тикшеренү башлый. Галимәнең фәнни, шулай ук «Казан утлары», «Мәйдан» кебек әдәби журналларда, төрле җыентыкларда татар, рус, төрек, инглиз телләрендә басылып чыккан мәкаләләре, «Яңа дулкында» (2006) дип аталган тәнкыйди язмалар җыентыгы татар әдәбият фәнендә яңа сүз буларак кабул ителә. Хезмәтләрдә урын алган Ф. Садриев, Т. Миңнуллин, Т. Галиуллин, Ф. Бәйрәмова, Н. Гыйматдинова, М. Галиев, Ф. Сафин, Р. Зәйдулла, Г. Гыйльманов, М. Кәбиров һ.б. иҗат портретлары фәнни нигезе, аналитик бәяләмәсе, әдипнең сәнгати дөньясын дәлилле ачуның үрнәге булып торалар. Хәзерге әдәбиятка бәя биргәндә, Д. Заһидуллина күпгасырлык әдәбиятыбыз казанышлары биеклегеннән торып сүз алып бара. Шуңа аны, беренче чиратта, сүз сәнгатендә үз стилен тапкан һәм сәнгати эзләнүдә, әдәби-эстетик карашларында җитди яңалык алып килгән әдипләр кызыксындыра. Шундыйлар иҗатына бәя бирү аша татар әдәбиятының киләчәктә үсеш-үзгәреш юлларын, юнәлешләрен билгеләүгә килә.
Татар әдәбиятының үсеш-үзгәрешен, анда барган кызыклы эзләнүләр белән башка милләт укучыларын да таныштыру максатында рус телендә дөнья күргән «XX–XXI гасырлар чигендә татар поэзиясе һәм прозасы: эстетик ориентирлар һәм әдәби эзләнүләр» (2018) монографиясе ике гасыр чиге әдәбиятын өйрәнүдә яңа башлангыч булып тора. Автор безнең күз алдында барган әдәби процессны фәнни казанышларга нигезләнеп бәяли, җитди гипотезалар белән чыгыш ясый. ХХ гасыр ахырында татар әдәбияты үсешенең яңа этабына керде, дип саный галимә. Бу, беренче чиратта, сүз сәнгатенең төрлелегендә чагыла. Классик традицияләрне аеруча үз иткән әдәбиятыбыз, модернизм һәм постмодернизм алымнарына да бик теләп мөрәҗәгать итә, чынбарлыкны чагылдыруның яңадан-яңа юлларын эзли. Бу исә ХХ йөз башы тардицияләрен, шулай ук гасырның 60 елларында урын алган милли хасиятләрне калкытып куюга, аларда урын алган тема һәм проблема, жанр һәм мотив эзләнүләрен, сәнгать чаралары байлыгын яңа заманга бәйле ачуда, бәяләүдә, киң планда укучыга җиткерүдә чагыла.
Д. Ф. Заһидуллина бүген дә актив иҗатта булып, татар әдәбияты тарихын тикшерүнең яңадан-яңа юлларын, нәтиҗәле метод-алымнарны эзләүне дәвам итә. Бу көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтүче каләмдәшебезгә сәламәтлек, яңа фәнни казанышлар, хезмәт уңышлары теләп калабыз.

Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ
Фото: «Казан утлары» архивыннан
«Мәйдан» № 10, 2019 ел
Комментарийлар