Логотип «Мәйдан» журналы

Фәннәр академиясе башлыгы БДИдан баш тартырга чакырды

Россия фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев бердәм дәүләт имтиханнарыннан баш тартырга һәм мәктәпләрдә укытуның"фәнни өлеш"ен кире кайтарып, галимнәрнең престижын арттырырга чакырды. Фото: С...

Россия фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев бердәм дәүләт имтиханнарыннан баш тартырга һәм мәктәпләрдә укытуның"фәнни өлеш"ен кире кайтарып, галимнәрнең престижын арттырырга чакырды.
755227475696786 Фото: Сергей Гунеев / РИА Новости
«Без интеллектның илдән читкә чыгып китүенә игътибар итәргә тиеш", - дип белдерде Мәскәүдә узган экономик форумда Александр Сергеев. Шунысы да билгеле: Россиядән киткән югары квалификацияле белгечләр саны 2013 елда 20 мең булса, 2016 елда 44 меңгә җиткән.
«Галимнең карьерасы безнең илдә кызыксындырырлык булсын. Без шушы мәсьәләне чишәргә тиеш. Бездә галимнәрнең престижы югары түгел. Һәм бу мәктәптән башлана. Шунлыктан без әлеге башлангыч траекториядә үзгәрешләр кертергә тиеш" , - дип сөйли Россия фәннәр академиясе президенты.
«Минем уйлавымча, без БДИдан баш тартырга тиеш. Шулай ук аспирантура турында ике еллап фикер алышудан соң, без ниһаять, фәнни эшчәнлекнең беренче баскычы булган аспирантурага кире кайтырга тиешбез", - ди ул.
 
Март урталарында ЛДПР партиясе депутатлары да Дәүләт Думасына БДИны бетереп, мәктәптә элеккечә йомгаклау имтиханнарын кире кайтару турындагы закон проекты керттеләр.
Мәгариф һәм фән министрлыгында депутатларның тәкъдиме белән ризалашмадылар. Бердәм дәүләт имтиханнары россиялеләргә кайда яшәүләренә карамастан вузга керүдә тигез хокуклы шартлар тудыра, шулай ук укучыларның йомгаклау аттестациясендә үтәкүренмәле һәм объектив системаны тәэмин итә, дип белдерделәр ведомствода.
 
 

Комментарийлар