Логотип «Мәйдан» журналы

Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» китабы кытай телендә басылып чыккан

Фәнис абый Яруллинның хатыны Нурсөя апа язучының әдәби мирасын барлап, дөньяга чыгарудан тәм табып яши. Күптән түгел генә язучының көндәлекләрен китап итеп бастырып чыгарып, балаларча бер сөенгән...


Фәнис абый Яруллинның хатыны Нурсөя апа язучының әдәби мирасын барлап, дөньяга чыгарудан тәм табып яши.


 

c7c0e56865f5af549a5420ebd976f867_XL
Күптән түгел генә язучының көндәлекләрен китап итеп бастырып чыгарып, балаларча бер сөенгән булса, сөенченең икенчесе көтмәгәндә ерак Кытайдагы милләттәшебез Зөлфия апа Чапаевадан килеп иреште. Язучының «Җилкәннәр җилдә сынала» дигән китабын кытай теленә тәрҗемә итеп, 3000 тираж белән Шиңҗаң халык нәшриятында чыгарган! 1995 елда Казанга килгәч, Фәнис Яруллинның иҗат кичәсеннән алган тәэсирләр этәргеч бирә Зөлфия ханымга мондый зур эшкә тотынырга. Соңыннан очрашкач, әдип аңа әлеге китабын бүләк итеп җибәрә.

Китапның нәшире Әбләт Абдулла да кереш сүзендә язучыны «язмыш сынауларында җиңелмәгән батыр йөрәкле, каһарман әдип» буларак тәкъдим итә кытай укучыларына. Татарстанга килеп ирешкән өч китапның берсен Зөлфия Чапаеваның Нурсөя ханымга аталган култамгасы бизи. «Хөрмәтле Нурсөя ханым! Сезнең фидакярлегегез бик күпләрне сокландыра һәм сирәкләрне уйландыра. Мондый адым бик нык ирек көче һәм кешелеклелекне сорый­дыр, билгеле. Мин сезгә никадәр соклансам да, андый фидакярлекне булдыра алмас идем», – дигән ул. Кытай Халык Рес­публикасының Колҗа шәһәренең татар җәмгыяте идарә әгъзасы, Колҗа педагогика университеты доценты Зөлфия Чапаеваның татар класслары ачып, чит кыйтгаларда телебезне сак­лауга керткән өлеше дә шуңа бәрабәр түгелме соң инде? «Бер кулы белән бишек, икенчесе белән җир шарын тибрәтә», – III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында чыгыш ясаганда, гүзәл затларыбызның тормыштагы ролен бәяләп, әнә шулай дигән иде Зөлфия ханым. Инде җир шарын тибрәтерлек кодрәтләре бар икән, менә шулай халык күңелен кузгалтырлык гамәлләр дә килә алар кулыннан.
 
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар