Логотип «Мәйдан» журналы

Фән Вәлиәхмәтов: "Әни йөкле вакытта комбайнга кысылган. Күрәсең, шул чакта миңа зыян килгән"

Казанда 22-23 февральдә “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” татар җыры башкаручыларының III Бөтенрусия конкурсы узды. Ул Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов иҗатына багышлана.— Конк...

Казанда 22-23 февральдә “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” татар җыры башкаручыларының III Бөтенрусия конкурсы узды. Ул Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов иҗатына багышлана.fan
— Конкурс беренче тапкыр 2014 елда Башкортостанның Туймазы шәһәрендә узды. Анда 55 яшькә кадәр (иң кечкенәсе 8 яшьлек Уфа кызы иде) утызлап үзешчән катнашты. 2016 елда исә аларның саны илледән артты. Чыгыш ясарга Мәскәү, хәтта Воркутадан да килделәр, — дип сөйләде Фән абый...
— Фән абый, үзегез гармунны сандыкка салырга уйламыйсыздыр бит?
— Сәхнә матурлыкны, яшьлекне ярата. 18 гыйнварда 67 яшь тулды. Аллага шөкер, гармунны кулдан төшергәнем юк. Әмма алмаш булса, яхшы, әлбәттә.
— Гармунны популяр итү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
— Халыкта милли аң уяту мөһим. Балаларда сәнгатькә, халык җырларына, гармунга карата мәхәббәтне бишектән үк тәрбияләргә кирәк....
— Гармунда уйнарга ничә яшьтә өйрәндегез?
— IX сыйныфта укыганда. Ни өчен шулай соңмы? Бармакларың юк, синнән гармунчы чыкмый, дип авыл егетләре дә, абзыйлар да гел кимсетте. Кызларга гашыйк була башлагач кына, үзлегемнән уйнарга өйрәндем. Ул елларда гармунчы егетне кызлар ярата, аңа кызыгып карый иде бит.
— Сул кулыгызның бармаклары тумыштан зәгыйфьме?
— Әни йөкле вакытта комбайнга (ул шунда эшләде) кысылган. Күрәсең, шул чакта сул кул бармакларыма зыян килгән. Баянда уйнар өчен көчле кул кирәк. Шуңа тальянда гына өздерәм. Гомер буе уйнагач, тальянның көе дә, тавышы да күңелемә якын. Ул — татар халкының милли уен коралы.
— Гармунда уйнавыгызга әниегез каршы булган икән.
— “Гармун уйнап, тамак туйдырып булмый. Кирәкми. Әтиең кебек буласың киләме?!” — ди иде әнкәй. Әткәй тирә-юньдә шәп гармунчы иде. Кызларга еш күзе төшкән, шуңа безне дә ташлап чыгып киткән. Әле бер, әле икенче, әле өченче хатынга өйләнгән. Ахырда барыбер гаиләбезгә кире әйләнеп кайтты. Шуннан соң әни белән 35 ел гомер иттеләр.
Еллар узгач, миңа мактаулы исемнәр бирелгәч, әнинең фикере үзгәрде...
4660rtyr37w

Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы

Комментарийлар