Логотип «Мәйдан» журналы

Фәйзулла Туишев исемендәге конкурста 7 яшьтән 90 яшькә кадәрге гармунчылар катнашты

Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар смотр-бәйгесендә Татарстан һәм Башкортстан республикаларының 36 районыннан 7 яшьтән 90 яшькә кадәрге аерым башкаручылар һәм ансамбльләр катнашты. &nbs...

Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар смотр-бәйгесендә Татарстан һәм Башкортстан республикаларының 36 районыннан 7 яшьтән 90 яшькә кадәрге аерым башкаручылар һәм ансамбльләр катнашты.
 
27 октябрьдә Мамадышта бәйгенең йомгаклау туры һәм гала-концерты уздырыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.
Быел конкурс февральдә башланды. 5 зона турында Татарстан һәм Башкортстан республикаларының 36 районыннан 7 яшьтән 90 яшькә кадәрге аерым башкаручылар һәм ансамбльләр катнашты.
2018 елның 27 октябрендә Мамадыш шәһәрендә бәйгенең III йомгаклау туры һәм гала-концерт узачак. Анда Татарстанның 29 районыннан башкаручылар катнашыр, дип көтелә.
Йомгаклау чаралары планында каралганча, мастер-класслар, «Татар гармуннары һәм аларны ясаучы осталар» фотокүргәзмәсе оештырылачак, район Мәдәният йорты фойесында фотозона эшләячәк.
Татарстанда Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар смотр-бәйгесе 1988 елдан бирле үткәрелеп килә. Конкурс инструменталь традицияләрне саклау, инструменталь башкаруны пропагандалау һәм үстерү, талантлы башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, иҗади яшьләрдә Татарстан халыкларының музыкаль инструменталь иҗатына карата кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән.
 

Фото: архив/Салават Камалетдинов




Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/25/174030/

Комментарийлар