Логотип «Мәйдан» журналы

Фәйрүзә Мостафина Чаллы мэрының мәгарифне үстерү буенча киңәшчесе итеп билгеләнде

Чаллы дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Фәйрүзә Мостафина Чаллы мэры Наил Мәһдиевның мәгарифне үстерү буенча киңәшчесе итеп билгеләнде.Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Чаллы мэры...

Чаллы дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Фәйрүзә Мостафина Чаллы мэры Наил Мәһдиевның мәгарифне үстерү буенча киңәшчесе итеп билгеләнде.
1391606426
Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Чаллы мэры элеккеге финанс идарәсе башлыгы – Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Әлфинур Галиәкбәровага (ул хәзер Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры вазифасын башкара) Рәхмәт хаты тапшырды.
Шәһәр башлыгы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Чаллы дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Фәйрүзә Мостафинага рәхмәт белдерде. Ул Мостафинаның мэрның мәгарифне үстерү буенча киңәшчесе итеп билгеләнүе хакында белдерде.
Шунысын да искәртик: Фәйрүзә Мостафина Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры вазифасын башкарганчы, күп еллар шәһәр башлыгы урынбасары вазифасын биләде, мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләренә кураторлык итте.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар