Логотип «Мәйдан» журналы

Федераль юлларның түләүле участокларында тарифлар 15 апрельдән үзгәрә

15 апрельдән М-4 «Дон», М-3 «Украина» һәм М-11 «Мәскәү – Санкт-Петербург» федераль трассаларының түләүле участокларында тарифлар үзгәрә. Бу хакта «Автодор» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.Бәяләр...

15 апрельдән М-4 «Дон», М-3 «Украина» һәм М-11 «Мәскәү – Санкт-Петербург» федераль трассаларының түләүле участокларында тарифлар үзгәрә. Бу хакта «Автодор» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәяләр, 2018 елда куллану бәяләренең үзгәреш кичерүен исәпкә алып, юлдан файдаланган өчен түләүне еллык индексацияләү кысаларында үзгәрә. Әйтик, М-4 «Дон» трассасында җиңел автомобильләр өчен ул – 5 – 10 сум, йөк автомобильләре өчен 10 – 40 сумга үзгәрәчәк.
Җиңел автомобильләр (1нче тариф төркемендәге транспорт чаралары), шулай ук зур булмаган йөк автомобильләре һәм микроавтобуслар (2нче тариф төркемендәге транспорт чаралары) өчен T-pass транспондеры буенча ташлама М-4 «Дон» трассасының барлык түләүле участокларында да юлдан файдаланган өчен түләүнең 20 процентын тәшкил итәчәк.
Тариф челтәре 15 апрельдә компания сайтында дөнья күрәчәк.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/09/184179/

Комментарийлар