Логотип «Мәйдан» журналы

Федераль Сабан туе мәйданында 350 метр озынлыктагы Татарстан әләмен суздылар

 Чабаксарда узучы федераль Сабан туе хөрмәтенә шәһәрнең Кызыл мәйданында 350 метр озынлыкта Татарстан әләмен элгәннәр. Ул Идел елгасы култыгы аша салынган Сабан туе уза торган ике мәйданны берләш...

 
Чабаксарда узучы федераль Сабан туе хөрмәтенә шәһәрнең Кызыл мәйданында 350 метр озынлыкта Татарстан әләмен элгәннәр. Ул Идел елгасы култыгы аша салынган Сабан туе уза торган ике мәйданны берләштерүче күпернең буеннан-буена эленгән.
Бәйрәмне оештыручылар әйтүенчә, күпернең озынлыгы 350 метр. Шулай итеп, Татарстан әләменең озынлыгы да 350 метрга җиткән. Чынлыкта, бу үзенчәлекле рекорд булып тора – моңарчы беркайда да, хәтта Татарстанның үзендә дә республика әләмен шундый озынлыкта итеп элгәннәре юк иде.
print_4048067_3081508 Фото: http://tatarstan.ru
7 июль Чувашстан башкаласы Чабаксарда XVIII Федераль Сабан туе узды. Бәйрәмне шәһәрнең үзәгендә – Кызыл мәйданда һәм “Саклаучы ана” монументы янында оештырдылар. Ял итәргә һәм күңел ачарга килгән халык алдында меңнән артык җырчы һәм биюче, 25 тән артык иҗат төркеме чыгыш ясады. Сабан туена Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Чувашстан башлыгы Михаил Игнатьев һәм ике төбәкнең башка рәсми вәкилләре килде. Гадәттәгечә, илкүләм Сабантуйда бөтен Россиядән татар оешмалары һәм берләшмәләре, иң яхшы саналган иҗат төркемнәре катнашты.
Быелгы илкүләм Сабан туеның төп оештыручыларының берсе – Түбән Кама шәһәреннән генә дә Чувашстанга 500 кеше килгән.
print_4048067_3081472
 
 
https://www.azatliq.org

 

Комментарийлар