Логотип «Мәйдан» журналы

Федерация Советы ышанычлы Рунет турындагы законны хуплаган

Федерация Советы дүшәмбе көнне узган пленар утырышта, глобаль инфраструктура челтәреннән өзгән очракта, интернеттагы Россия сегментының тотрыклы эшләвен тәэмин итү турындагы законны хуплаган. Бу хакта...

Федерация Советы дүшәмбе көнне узган пленар утырышта, глобаль инфраструктура челтәреннән өзгән очракта, интернеттагы Россия сегментының тотрыклы эшләвен тәэмин итү турындагы законны хуплаган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Инициативаның авторлары - Федерация Советының Конституция законы һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас, аның беренче урынбасары Людмила Бокова һәм Дәүләт Думасы депутаты Андрей Луговой. 151 сенатор – документны яклап, дүртесе каршы тавыш биргән, берсе тавыш бирүдән тыелып калган.
Закон нигезендә, Россия территориясендә интернетның тотрыклы, имин эшләве куркыныч астында калган очракта, Роскомнадзор «гомуми файдаланудагы элемтә челтәре белән үзәкләштерелгән нигездә идарә итә» алачак. Шул ук вакытта, РФ Хөкүмәте мондый идарәнең тәртибен раслаячак, куркыныч төрләрен һәм аларны бетерү чараларын билгеләячәк.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/22/185013/

Комментарийлар