Логотип «Мәйдан» журналы

Федерация Советы 2020 елдан минималь хезмәт хакын арттыру турындагы законны хуплады

Федерация Советы 2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 12 130 сумга кадәр арттыручы законны хуплады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.Хәзер минималь хезмәт хакы 11 28...


Федерация Советы 2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 12 130 сумга кадәр арттыручы законны хуплады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.



Хәзер минималь хезмәт хакы 11 280 сум тәшкил итә.


Федерация Советы вице-спикеры Галина Карелова билгеләп үткәнчә, хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру уңай нәтиҗә бирәчәк, ул хезмәт хаклары үсүгә, шулай ук йөклелек буенча пособиеләр, башка түләүләр артуга китерәчәк.


Галина Карелова шулай ук төрле төбәкләрдә минималь хезмәт хакы билгеләнгәннән югарырак булачак, чөнки Ерак Көнчыгышта, Төньяк төбәкләрдә һәм аларга тиңләштерелгән территорияләрдә кешеләрнең хезмәт хакына арттырып түләү коэффициенты һәм өстәмә түләүләр үз йогынтысын сиздерәчәк, дип өстәде.

 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар