Логотип «Мәйдан» журналы

Фатирларда төтен чыгу юлы булмау – газ шартлауның иң төп сәбәбе – газ хезмәте белгече

Газ куллана торган биналарда теркәлгән күңелсез хәлләрнең 70 проценты төтен чыгу каналлары булмау сәбәпле килеп чыга. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.“Газ кулла...

Газ куллана торган биналарда теркәлгән күңелсез хәлләрнең 70 проценты төтен чыгу каналлары булмау сәбәпле килеп чыга. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.
Фатирларда төтен чыгу юлы булмау – газ шартлауның иң төп сәбәбе – газ хезмәте белгече
“Газ куллану җайланмаларын куркынычсыз куллану турында сөйләгәндә, халыкның һәм идарәче компанияләрнең аерым игътибарын бинадан янган продуктларны чыгару системасына юнәлтәсе килә. Ягъни сүз төтен чыгу юллары турында бара”, - диде газ хуҗалыгы эксплуатациясен оештыру хезмәте башлыгы Дмитрий Орлович.
Башлык Россия буенча газ фаҗигаләренә китергән сәбәпләрне атады.

“Газ җайланмаларының кулланылыштан чыгуы барлык проблеманың 2 процентын алып тора. Газ-һава катнашмасы шартлау – 15 процент, газ баллоны шартлау – 1процент, суицид – 1 процент, биналарга үзбелдекле газ тоташтыру – 11 процент, төтен чыгу юлы булмау аркасында килеп чыккан фаҗигалар 70 процентны алып тора”, - диде Орлович.
Башлык шулай ук Магнитогорскида фаҗига килеп чыкканнан соң, Яңа ел яллары булуга карамастан, тикшерүләр үткәрелүен әйтеп узды.
“Без моңа кадәр керә алмаган йорт һәм фатирларга кердек. Ул үз нәтиҗәләрен бирде, күңелсез хәлләрне булдырмый калырга ярдәм итте”, - диде газ хуҗалыгы эксплуатациясен оештыру хезмәте башлыгы.
Фото: Солтан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/21/183027/

Комментарийлар