Логотип «Мәйдан» журналы

Факил Сафин Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театрында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләделәр.Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов премия лауреа...

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театрында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләделәр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов премия лауреатларын котлады һәм казанышлары өчен рәхмәтен белдерде.
Язучы, прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты, Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин бу премиягә лаек булды.
screenshot_2021-04-26-18-17-35-38
Чын күңелдән котлыйбыз! Алда да яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп калабыз!
 
Фото: скрин "Тнв-планета"

Комментарийлар