Логотип «Мәйдан» журналы

Әзһәр Шакиров татар әдәбиятын белмәгән кеше татар була алмый дип саный

Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров Татарстан китап нәшрияты сайты өчен Әмирхан Еникинең "Матурлык" әсәрен һәм Дәрдмәнд шигырьләрен укыды. Фото: архив/Рамил ГалиАртист татар әдәбиятын белмәгән ке...

Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров Татарстан китап нәшрияты сайты өчен Әмирхан Еникинең "Матурлык" әсәрен һәм Дәрдмәнд шигырьләрен укыды.



0119 Фото: архив/Рамил Гали



Артист татар әдәбиятын белмәгән кеше татар була алмый дип саный. Бу хакта артист “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Әзһәр Шакиров фикеренчә, Әмирхан Еники, Дәрдмәнд, Һади Такташ әсәрләре - мәңгелек әсәрләр. "Татар кешесе боларның барысы белән дә таныш булырга тиеш. Татар әдәбиятын белмәгән кеше татар була алмый", - диде ул.
"Аудиокитаплар яздыру эше бераз соңга да калды. Милли хәзинәләребезне, замана мөмкинлекләреннән файдаланып, хәзерге буын кешеләренә җиткерергә кирәк. Китап уку модадан төшеп калды, ә аудиокитапларны  кешеләр машинада барганда яисә буш вакытларында тыңлый алачак. Аудиокитаплар да көчле тәэсирле булачак", - диде Татарстанның халык артисты.
Әмирхан Еникинең "Матурлык" хикәясен Татарстан китап нәшрияты сайтында түләүсез тыңлап була. Шушы көннәрдә Әзһәр Шакиров укуында Дәрдмәнд шигырьләрен дә тыңлап булачак.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/18/177269/

Комментарийлар