Эх, без бәләкәй чакта!..
Урамда уйнап йөргән балаларны күрсәм, елмаеп куям. Тансык күренеш булгангадыр аларның карга төртешеп уйнаганнарын, төртешкәннәрен барган җиремнән тукталып, күзәтәм.
Кышның аеруча үз яме, үз матурлыгы шул. Ничек өйдә түзеп утырмак кирәк! Хәер, интернет корбанына әверелеп баручы замана балаларын күбрәк компьютер уеннары кызыктыра төшә шул. Мәктәптә бирелгән өй эшләре дә икенче урында. Һәрберсе шулайдыр дип әйтмим. Менә безнең заманда, без үскән чорда, бар да башкача иде. Без дә, тормыш та. Кышы да, суыгы да. Кар да башкачарак ява иде сыман. Әнә бит, хәзер дә кар бөртекләре берән-сәрән генә очкалый. Салмак кына, иренеп кенә. Эх, без бәләкәй чакта!..
Безнең, түбән оч балаларының , бәрәңге бакчалары артында үз тавыбыз бар иде. Дөресрәге – текә генә инеш яры. Авылның бөтен бала-чагасы шушында. Апам белән мин дә көн саен шунда тау шуарга барабыз. Тик чана белән түгел. Тагын да шәбрәк нәрсәбез бар - зур полиэтилен капчыклар. Бер башын бөтереп тотасың да, өстенә утырып, шуып төшеп китәсең. Шумыйсың - очасың! Төшеп җитеп, торып басам дигәндә генә, кемдер сиңа килеп бәрелә. Барып төшәсең. Кайсыдыр мәтәлеп үк китә. Чыр-чу, тавыш! Бу рәхәтлекне тагын-тагын кичерер өчен тауга йөз менеп, йөз төшәбездер. Капчыкларыбыз теткәләнеп-ерткылып бетсә дә - туктамыйбыз. Ашауны гына түгел, бар дөнья онытыла монда.. Шушында көннәр буе кайтмый ятарга да риза. Битләр ут булып кызыша, бүрекләрдән пар күтәрелә. Тирләп юешләнгән кием аша суык үтә башласа да кайтырга уйлау юк. Ныклап караңгы төшә башлагач кына олыраклар кайтырга кирәклеген искә төшерәләр. Мине дә апам ай-ваема карамый, өйгә әйдәкли.
Өйдәгеләрнең сүгәселәрен белеп, күтәрелеп карамый гына чишенәм. Җылыдан җебегән борын “мышык-мышык” килә. Күшеккән бармаклар һич кенә дә пәлтә сәдәпләрен ычкындыра алмый. Үч иткәндәй киез итекләр дә салынмый азаплый. Апа тиз генә чишенеп ташлый да, миңа булыша башлый . Ул инде зур, өченче класста укый. Миңа әле икенче елга гына мәктәпкә барасы . Әниләрнең ачулануларыннан ул да курка. Эченә кар тулган итекләрдән, балаклары торба рәвешенә килеп, бозланып каткан калын ыштаннан котылуга , кулларымны җылы мичкә терим. Жәлләпме, әллә үртисе килеп кырыма миннән сигез яшькә зуррак абый килеп баса.
— Туңдылармы? — ди кулларыма ымлап.
— Юк, — дим сер бирмәскә тырышып.
— Алайса, әйдә, бармакларыңны турайт әле, – дип бәйләнә бу.
— Авырталар, — дим. Үзем үксеп җибәүдән чак-чак тыелып торам.
— Җылыдан авырта ул. Әйдә, салкын суга тыгабыз.
— Әни күрсә-ә-ә-ә?.. — дип сулкылдыйм.
— Ул өйдә юк,лапаста сыер сава. Әти дә шунда.
«Буам» ишелеп ташый. Үкереп елап абыйга иярәм. Краннан аккан салкын су кулларны чәнчеп-чәнчеп ала. Тагын да ныграк елыйм.
— Түз, — ди абый . — Алайса кулыңны кисәләр.
— Кисмәсеннә-ә-ә-әр!..
Икенче көнне бар да онытыла. Йокыдан торуга тәрәзгә капланам. Урамда ишеп-ишеп кар ява, шундый матур итеп. Күп итеп. Ябалак-ябалак кар, ди әни. Җепшек кар, дип күз кыса абый. Минем кар бабай ясарга яратканны белеп юри учекли .
Гөлфия Шәйхразиева
Комментарийлар