Логотип «Мәйдан» журналы

Euronews каналы ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларны яктыртачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында Euronews телеканалы директоры Майкл Питерс белән очрашты. Алар хезмәттәшлек  турында фикер алышты. Шулай ук ТАССР ның 100 еллыгына ба...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында Euronews телеканалы директоры Майкл Питерс белән очрашты. Алар хезмәттәшлек  турында фикер алышты. Шулай ук ТАССР ның 100 еллыгына багышланган чараларны яктырту мөмкинлеге турында да сүз барды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Euronews каналы ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларны яктыртачак
«Очрашуда алар алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар, шул исәптән ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында да», диелгән матбугат хезмәтендә.
Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова с генеральным директором телеканала Euronews Майклом Питерсом
Очрашуда Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин катнашты.
Euronews - дөньяның 160тан артык илендә көн саен 12 телдә тапшырулар алып баручы тәүлек буе эшли торган Европа мәгълүмат телеканалы. Каналның аудиториясе 400 миллионнан артык кеше тәшкил итә. Татарстан һәм Euronews арасында хезмәттәшлек буенча күпьеллык тәҗрибә бар.
Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н.Минниханова с генеральным директором телеканала Euronews Майклом Питерсом
Аерым алганда, телеканал 2013 елгы Универсиада һәм 2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кебек мөһим вакыйгаларны яктыртты.
 
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/09/195022/

Комментарийлар