
"Атнадан артык шул хәлдә тора, фермага, балалар мәктәпкә, бакчага йөри торган күпер бу!.."- дип шалтыратканнар әлеге авылда яшәүчеләр. Дөрестән дә начар хәлдә икән әлеге күпер. Тоташы белән диярлек аска төшеп киткән, кырыйлары аеруча хәтәр.
Әтнә районының Күәм авылында күпер ишелгән."Атнадан артык шул хәлдә тора, фермага, балалар мәктәпкә, бакчага йөри торган күпер бу!.."- дип шалтыратканнар әлеге авылда яшәүчеләр. Дөрестән дә начар хәлд...
Асфальты өстән бар кебек, ә аскы ягы юк. Иң хәтәре: юлга аркылы таш багана салынган, бернинди билге юк. Көндез күренә, ә төнлә белмәгән кеше туп-туры барып керергә мөмкин.
- 60 еллап бар бу күпергә, тузган булгандыр инде. Тик торганда төшеп китте, Аллага шөкер, бәла-каза булмады. Күперне эшлибез. Астына торба куярбыз, дип сөйләштек. Торбасы Күңгәрдә бар, эксваватор гына көтәбез, эшли башлыйсы, - ди җитәкчеләр.
Бу хакта atnya-rt.ru хәбәр итә.
Комментарийлар