Медицина фәннәре кандидаты, табиб-диетолог Маргарита Арзуманян 30 градуслы эсседә нинди ризык файдалы булуы турында сөйләде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.
Белгеч эссе вакытта рационда тулы кыйммәтле аксым, суда эри торган витаминнар, минераль матдәләр җитәрлек күләмдә булырга тиеш, ә менә майларны азрак кулланырга кирәк, дип билгеләп үтте.
"Шуңа күрә җиңел үзләштерелә торган ашлар иң яхшысы булачак... Өстәвенә, җылысы да, кайнары да. Чөнки алар тир бүленеп чыгуны стимуллаштыра. Шулай да шпинат, кузгалак, яшел тәмләткечләрдән әзерләнгән салкын ашларга, окрошкага өстенлек бирү яхшырак", – дип тәкъдим итә Арзуманян. Әмма алар өйдәге температурада булырга тиеш, артык салкын аш зыянлы була.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Фото: vk.com
        
    
    
                                                            
                            
                        
                    
                
Комментарийлар