
Синоптиклар фаразлавынча, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнге сәгатьләрдә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Аерым районнарда яшен булу ихтималы да бар. Яшен вакытында көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә дә мөмкин.
Һава температурасы төнлә – 14-19, көндез 29 градус җылы булачак.
Комментарийлар