Логотип «Мәйдан» журналы

Эшче профессияләренә уку – бушка

17 октябрьдән башлап, Казанда студентларны эшче белгечлекләр буенча укыта башладылар. Берничә ай дәвамында анда 150 кеше үзенә һөнәр үзләштереп чыгачак.Яшьләрне штукатурчы-буяучы, электромонтажчы, арм...

17 октябрьдән башлап, Казанда студентларны эшче белгечлекләр буенча укыта башладылар. Берничә ай дәвамында анда 150 кеше үзенә һөнәр үзләштереп чыгачак.
0513
Яшьләрне штукатурчы-буяучы, электромонтажчы, арматурачы, бетончы, ташчы һөнәрләренә укыталар. Казан дәүләт архитектура-төзелеш, энергетика университетлары, Казанның коммуналь хуҗалык һәм сервис көллияте студентлары яңа белем үзләштерергә кереште инде.
Әлеге проектны Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештыра. Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары оешмасы студентларны туплау эшен алып барса, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы исә укуны оештыру өчен җаваплы.
- Без үзебезнең студентларыбызны түләүсез укытабыз. Әлеге курсларга теләсә нинди студент язылырга мөмкин. Әмма студентлар хезмәт отрядларында теркәлгәннәргә өстенлекләр бирелә, – дип белдерде Татарстан студентлар отрядларының яшьләр эшләре буенча белгече Зилә Гыймазова.
Монда укырга теләкләре булган яшьләр генә килә. Хезмәт отрядлары командирлары үз уку йортларында белем алырга теләк белдергән яшьләрне туплый. Бу исемлек Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аша раслана.
– Татарстан Министрлар кабинеты 2013 елның 18 мартында яшьләр һәм студентларның хезмәт отрядларында эшче профессияләр буенча профессиональ дәрәҗәдә белем бирүне оештыру турындагы карар чыгара. Әлеге курсларны “Кузница кадров” оешмасы алып бара. Әйтергә кирәк, ул конкурс буенча, ләкин шул вакытта профессиональ дәрәҗәдәге укытучылар санына карап сайлап алынган, – ди Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының профориентация һәм профессиональ укыту бүлегенең әйдәп баручы белгече Раилә Хәбибуллина.
Һөнәрләргә карата уку сәгате дә билгеләнә. Теоретик өлеш белән гамәли юнәлеш тә бергә алып барыла. Курсларда штукатурчы-буяучылар башкаларга караганда озаграк укыячак. Аларга 180 академик сәгать туры килә. Уку озак булуга карамастан, иң популяр юнәлеш булып та нәкъ менә шул санала.
Штукатурчы-буяучы һөнәрен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Регина Гыйльфанова да үзләштерә. Вузда алган белгечлеге бөтенләй башка юнәлеш – күчемсез милек белән идарә итү. Студент кыз эшче профессиясен дә тормышта кирәкле булыр, дип саный.
- Миңа эшче һөнәренә төшенү инде киләсе җәйдә үк кирәк булачак. Шуңа “арба”ны кыштан ук әзерләп куярга булдым. Үзем студентлар отряды әгъзасы булгач, җәй көне без өч айга штукатурчы-буяучы булып эшләргә китәбез. Ә анда инде азмы-күпме күнекмәләр белү кирәк, – ди Регина.
Кызлар арасында буяучы белгечлеге популяр булса, егетләр исә чыдам кулларны таләп иткән юнәлешләрне сайлый. Архитектура-төзелеш университеты студенты, Казан егете Булат Низаметдинов былтыр ташчы һөнәрен үзләштерсә, быел башка юнәлеш сайлаган. Ул электромонтажчы булырга укый.
- Эшче профессияләр гомер буена җитәрлек файда китерә. Җитмәсә, төзелеш отрядлары белән без җәйне бушка уздырмыйбыз. Былтыр “Восточный” космодромы төзелешендә катнашсак, 2016 елның җәендә Чиләбе өлкәсенең Озерск шәһәрендә эшләдек, – дип аңлатты безгә студентларның төзелеш отряды командиры Булат.
Укуны тәмамлаганда кызлар-егетләргә таныклык тапшырыла. Эшче профессияләренә өйрәнүне раслаган документ рәсми дәрәҗәдә булгач, аның ярдәмендә эшкә урнашып була. Эш белән тәэмин итүче эшкә алганда, тәҗрибәңә, нинди профессияләрне белгәнеңне карый. Шуңа да мондый документ яшьләргә аеруча файдалы.
 
http://intertat.ru

Комментарийлар