Логотип «Мәйдан» журналы

Эш коралларының гомерен ничек озайтырга?

Гадәттә, язгы чорда көрәкләр, тырмалар, сәнәкләр даими файдаланыла. Арытаба, аларга ихтыяҗ бераз кими. Фото: http://kiziltan.ruЭш коралы яңгыр астында, туфрак өстендә дә калырга мөмкин. Нәтиҗәдә, ала...

Гадәттә, язгы чорда көрәкләр, тырмалар, сәнәкләр даими файдаланыла. Арытаба, аларга ихтыяҗ бераз кими.
1525951479_7 Фото: http://kiziltan.ru
Эш коралы яңгыр астында, туфрак өстендә дә калырга мөмкин. Нәтиҗәдә, аларга зыян килә. Баксаң, мәсьәләне җиңел генә хәл итәргә мөмкин икән.
Әлбәттә, хәстәрлекле хуҗа һәр эш коралын кадерләп, саклап тота. Мәшәкатьләр баштан ашкан чорда, бу мәсьәләгә игътибар җитмәскә мөмкин.
Эш коралларын саклый торган җайланманы үз кулың белән ясарга да, әзерен файдаланырга да мөмкин. Гадәттә, кирпеч өя торган поддонны стенага сөяп, көрәк, сәнәк, тырма, себеркене урнаштырырга мөмкин. Булмаса, үз кулың белән дә ясавы авыр түгел. Моның өчен такта, борыс, кадак һәм чүкеч таләп ителә. Корылма җиңел, күчереп йөртмәле. Аны тышта, гаражда, сарайда да урнаштыра аласыз.
 

http://kiziltan.ru

Комментарийлар