Эш арасында туктап алырга кирәк: Чаллыда татар теле укытучылары җыелды
Чаллының 59нчы күп телле «Адымнар» гимназиясенә татар теле укытучылары җыелды – «Федераль белем бирү программаларын гамәлгә кертү шартларында туган телне һәм әдәбиятны укыту» дип исемләнгән республикакүләм семинар-практикум узды. Бер җөмлә белән әйткәндә, татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты.
Бу нисбәттән, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе ханым Гыйззәтуллина бер кызыклы хикәят тә сөйләп алды. Ике урман кисүче ярыша-ярыша эшли икән. Берсе туктап та тормый, ди. Икенчесе бераз эшли дә, туктап ала икән. Болай булгач, мин җиңәм, дип уйлаган туктамаганы. Әмма, ни гаҗәп – туктый-туктый эшләгәне моны узып та киткән икән. «Ничек шулай булды әле бу?» дип гаҗәпләнгән беренче урман кисүче. Ә көндәше: «Мин берничә тапкыр балтамны үткенләдем», – дип җавап биргән. «Безгә дә эш арасында тәҗрибә артаклашыр, яңа белемнәр туплар өчен вакыт табарга кирәк», – дип нәтиҗә ясады Энҗе ханым.
Семинарны гимназия директоры Азат Таһир улы Галиев ачып җибәрде. Чаллы мәгариф идарәсенең гомуми белем бирү буенча төп белгече Наилә ханым Миначова семинарда катнашучыларга Чаллыдагы татар мәктәпләре, һәм гомумән, туган телне укыту торышы турында сөйләде.
Чаллыда барлыгы 82 мәктәп исәпләнә икән. Барлыгы 73540 укучы белем ала. Алар арасында 62 милләт баласы бар. Укучыларның 44 процентын татар балалары тәшкил итә. Татар мәктәпләре исә бүгенге көндә 11 дип исәпләнә.
– Бу сан инде күп еллардан бирле сакланып килә, – диде Наилә ханым, – Татар мәктәпләрендә ел саен татар сыйныфлары да туплана. Узган уку елында алар барысы 140 булган. Ә бу уку елында 154 кә җитте.
Дөрес, бөтен мәктәпләрне кушып исәпләгәндә, хәлләр әле сөенерлек түгел – татар балаларының нибары 11 проценты гына татарча белем ала икән.
Семинарда сүз балаларны татар теленә җәлеп итү һәм нәтиҗәле укыту ысуллары турында барды. Практикадан башладылар – «Адымнар-Чаллы» гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ ханым Имамова 2 нче сыйныфта «Мәкальләр» темасына ачык дәрес үткәрде. Мин педагог түгел, бәя бирә алмам, ләкин нәрсә игътибарны җәлеп итте – балаларның татар телен белү дәрәҗәсе начар түгел. Һәм тагын бер кызыклы күзәтү – дәрес балалар белән алдан кат-кат кабатланып, ятланып бетмәгән. Ул аларның үзләре өчен дә мавыктыргыч булды кебек.
Икенче чыгыш ясаучы – 76 гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия ханым Гайсина балаларны татар теле буенча олимпиадага әзерләү юллары турында сөйләде.
– Иң мөһиме – олимпиадага әзерләү өчен укучыны дөрес сайлау, – дип нәтиҗә ясады ул. – Баланың үзендә – теләк, ә әти-әниләрдә – кызыксыну булган очракта гына югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкин.
41 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия ханым Вәгыйзова балаларны укуга һәм иҗатка җәлеп итү өчен менталь карталар куллану темасын күтәрде. Нәрсә соң ул менталь карта? Әйтик, мәгълүматның визуаль рәсеме, сурәте. Һәм ул бик күләмле, катлаулы информацияне дә тәртипкә китерергә, системага салырга, ягъни күзалларга булыша икән. Сүз уңаеннан, Гөлия ханым, чыннан да, бик нәтиҗәле эшләүче мөгаллимнәрнең берсе – бүгенге көндә ул җитәкләгән «Ак каурый» әдәби түгәрәге республикадагы барлык балалар газета-журналлары белән актив хезмәттәшлек итә.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары укучыларны Төп дәүләт имтиханнарына әзерләү, «Дөнья кафесы» ысулы белән ата-аналар җыелышы үткәрү, бүгенге шартларда татар теле-әдәбияты дәресләрен укыту үзенчәлекләре һәм башка кызыклы темаларга сөйләштеләр. Семинар «Адымнар» гимназиясе әзерләгән, «Килер гасырларның аръягына илең белән бергә уз, Тукай!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланды.
Ризидә РӘХМӘТУЛЛИНА
Автор фотолары
Комментарийлар