Әнкәм чишмәсе
Һәрберебезнең үз гомер юлы, үз хатирәләре.
Әйтерсең лә, нәкъ менә шушы балачак сукмаклары сине үткәннәргә алып кайтыр да, гомер чишмәсе юып шомарткан ташлар, чишмәнең гөнаһсыз күзләре сине янә сабый чагыңа сәяхәт иттерер сыман. Юкка гына адәм баласы, алга барыр юлы кыскарган саен, артына борылып карамыйдыр.
Авылыбыз башындагы тау өстеннән тәңкәдәй чылтырап, серле моңнарын еракка тарата-тарата чишмә ага. Аның суы, энҗе төсле тамчыларын сикертә-сикертә, киң улак буйлап агып килә дә, юлында очраган ташларны юып, тирә-юньдәге матурлыкны күзәтә-күзәтә, авылыбызны нәкъ урталай бүлеп, инеш булып китеп бара. Ә бу инеш, бераз баргач, Мишә елгасына кушыла.
Килен булып төшкән ап-ак алъяпкычлы апаларның, чибәр-чибәр кызларның авылыбыздагы тәүге адымнары да чишмә сукмагыннан башлана. Алар, көлешә-көлешә, саф чишмәгә суга ашкыналар һәм үзләренең җиңел хәрәкәтләре, җор сүзләре белән чишмә тирәсен тагын да ямьләндерәләр. Мөлдерәп торган чиләкләрен иңнәрендә биетә-биетә, чишмә сукмагыннан үтәләр. Чиләкләре нинди тулы, ташып тора аларның! Эх, мин дә шул апалар кебек дәү үссәм, аларныкы кебек алмалы көянтәләрем дә булса!.. Чишмә суына йөрерлек булып тизрәк үсү турында күпме хыялландым мин! Бераз үсә төшкәч, ныклап аякка басып йөри башлагач, әнием миңа Теләче базарыннан матур бизәкләр төшерелгән кечкенә генә көянтә алып кайтты. Нәни калай чиләкләргә бау тагып бирделәр дә, мин чишмәгә суга йөгердем. Үзем йөгерәм, көянтә башыннан чиләкләрем төшеп китә, туктап, аларны иелеп алам да тагын йөгерәм. «Менә мин үсеп җитәрмен, чиләкләремне чишмә комында тырышып-тырышып агартырмын, батист яулыкларыңны, алъяпкычларыңны сөттәй ак итеп юармын да чишмәгә барып чайкармын, әнием. Мин дә шул апалар кебек тырыш булырмын, сиңа булышырмын. Син миңа зур чиләкләр дә алып кайтырсың әле, яме, әнием», – дип сөйләнә-сөйләнә, чишмәгә килеп җитәм. Юа-юа су шомартып бетергән вак ташларга ялан тәпиләрем белән басам да, нәни чиләкләремне агымга куям. Су ташкыны минем чиләкләремне ияртеп алып китә. Салкын суны чәчрәтә-чәчрәтә мин чиләкләрем артыннан йөгерәм, аларны янә агымга куям. Чишмәгә якынрак килеп, аның агуын күзәтеп торганда, әниемнең башымнан сыйпап: «Кызым, мин сине менә шушы көмеш сулы чишмәдән алып кайттым бит», – дигән сүзләре исемә төшә. Һәм әниемнең мине ничек итеп шушы чишмәдән алып кайтуын күз алдыма китерәм. Мин дә менә шушы улак буйлап агып килгәнмендер дә, әниемнең тулы чиләкләренә килеп кергәнмендер. Әнием мине тиз генә ак алъяпкычына төргәндер дә, өйгә алып кайтып, сиртмәле бишеккә салгандыр, мөгаен. Шуңадыр, ахрысы, әниемнең бу сүзләренә сабыйларча ышанып, мине дөньяга тудырган изге чишмәмне, аның текә ярын, яр астындагы бихисап вак ташларын да үлеп яратам мин. Аның шифалы суы минем күзләремне ачкандыр, тәпиләремә көч биргәндер… Аның моңы бишек җыры булгандыр.
Чишмә буенда иртә язда кече көтү көтүләребезне, анда ут ягып, көлдә бәрәңге пешереп сыйланулар, балачак уеннары онытыла ди мени?!. Аннары сусауны басар өчен тау астына төшеп, йотлыга-йотлыга чишмәдән су эчүләр, барысы да хәтер сандыгында саклана.
Буй җитеп, әти-әнидән кача-поса гына малайлар белән дустанә сөйләшеп йөри башлагач, чишмә буе безнең изге урыныбызга әйләнә иде. Хатирәләр, хатирәләр… Күзләребез ялгыш кына очраша да, оялудан кызарып, башларыбызны аска иябез. Озаклап чишмәгә карап торабыз. Менә шунда карашларыбыз янә очраша. Без бер-беребездән күзләребезне ала алмыйбыз. Шуннан соң мин бик күп мәртәбәләр чишмәдән үсмер чакта югалып калган гөнаһсыз күзләрне эзләдем. Әле дә булса яшүсмер чакның шаһиты булып, чишмәнең гөнаһсыз күзләре елмая сыман миңа.
Чишмәләр, әйтерсең лә, кичен йолдызларга, көндез кояш яктысына бер өзлексез сер сөйли. Гасырлар буе да сөйләп бетмәгән серләре кояш күзләренә күчә, ди. Сез дә игътибар белән күзәтегез әле аларны, бәлки, сезгә дә ул тылсымын күз карашы аша белдерер.
Чишмәнең берни белән дә чагыштырып булмый торган моңлы агышына өздереп-өздереп сайраган сандугачлар тавышы кушыла.
Чишмә үзенең үтәр юлын дәвам итеп, зәңгәр күккә елмая-елмая ага да ага…
Чылтырап аккан суларыңда мең гомерлек шифаң бар синең, барысы өчен дә чиксез рәхмәт сиңа, изге чишмәм!
Менә кабат сине күзәтәм. Кояш нурлары битләремне сыйпый, мин синең йомшак суыңда коенгандай булам, колагыма моңлы көй ишетелә. Ул көй – минем сабый чагым истәлеге, синең агышың. Дөньяда күпме рәхәтлек, ләззәт алсам, һәммәсе өчен дә сиңа бурычлымын, чишмәм. Мине сөендергән өчен тагын мең рәхмәт сиңа!
Мин әнкәм чишмәсенә адашып калган балачагымны эзләп килдем, дип дәшәм. Кешеләр генә түгел, чишмәләр дә үзе белән күзгә-күз очрашканны көтеп тора сыман. Ә менә бүген авыл халкы тимер торбалардан килгән суга шулкадәр ияләшеп җитте ки, алар өчен чиләк-көянтә асып суга бару искелек калдыгы сыман тоела кебек. Кыз-кыркын су тәмен татырга өлгерми кала, ә өлкәннәрне тормыш мәшәкате баскан. Чишмәнең гөнаһсыз күзләре чиксез күкне күзли бүген. Алар яшь парларның вәгъдә бирешкән мизгелләрен сагына. Авылда әниләре чишмәдән алып кайткан сабыйларны да очратмассың хәзер. Кендек әбиләре дә юк бит инде, шуңадыр чишмәдән «бәби алып кайтмыйлар». Әллә Теләче базарында бизәкле көянтәләр сатучы да юк микән? Чишмә юлын күптәннән оныткан инде авылдашлар. Әнә яр буйлары, чишмәгә илтүче сукмак, ничәмә-ничә тапкыр ишелеп төшкән дә, текә кыяны хәтерләтеп, җанны сыкрата. Чишмә суының шифасы турында оныттыгызмыни, дип аваз саласы килә. Югыйсә, аның җаның-тәнеңне сафландыра торган үзенә генә хас сихри көче, шифасы әйтеп бетергесез ләбаса!.. Туган җир җылысы, чишмәләр җыры безне һәрчак яшәүгә өметләндереп тора. Авыл халкының мондый кичерешләргә бирелеп утырырга вакыты юк, күрәсең…Чишмәләр дә, үзенә илтүче сукмакның суынмавына өметләнеп, безнең килүне көтә. Чишмәләргә килеп, су тәмен татып ләззәтләник, чишмә күзләренә багып, изге теләкләребезне җиткерик әле, авылдашлар…
Дания ГАЙНЕТДИНОВА
«Күңел бушанулары» циклыннан
Комментарийлар