Логотип «Мәйдан» журналы

Әнкарада “Үлемсез полк” парады үткәрделәр

Төркия башкаласы Әнкарада “Үлемсез полк” парады үткәрделәр. Ул “Рус мәдәнияте” ассоциациясе һәм “Русча сөйләшүче яшьләр” җәмгыяте тарафыннан оештырылды. Бу хакта “Русча сөйләшүче яшьләр” оешмасы хәбәр...

Төркия башкаласы Әнкарада “Үлемсез полк” парады үткәрделәр. Ул “Рус мәдәнияте” ассоциациясе һәм “Русча сөйләшүче яшьләр” җәмгыяте тарафыннан оештырылды. Бу хакта “Русча сөйләшүче яшьләр” оешмасы хәбәр итә.
 
“Үлемсез полк” парады “Мәскәү-Әнкара” дуслык аллеясында үтте. Аллея Бөек Ватан сугышы җиңүенең 70 еллыгына багышлап 2015 елда Әнкарада махсус ачылган иде.
Чарага әби-бабайлары яки якын туганнары Бөек Ватан сугышы ветераны булган Россия, Казахстан, Украина һәм башка ил кешеләре катнашты. Алар кулларында сугыш кичкән якыннарының фотосурәтләрен тотып йөрделәр, сугышта батырларча һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салдылар. Шулай ук сугыштагы кебек оештырылган кыр ашханәсендә төрек-рус милли ашлары белән сыйландылар.
Аеруча шул ук көнне Әнкарада “Рус мәдәнияте” ассоциациясе һәм “Русча сөйләшүче яшьләр” җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән “Без онытмадык” дип аталган концерт тәкъдим ителде. Анда Бөек Ватан сугышы чоры җырлары яңгырады.
Төркиядә “Үлемсез полк” парады өченче тапкыр үткәрелде.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар