Әниемнең шифалы куллары («Күңел бушанулары» циклыннан)
Әнием Миңлебикә Мөхәммәтситдыйк кызы Иске Җөри авылында туып үскән.
Тарихи документларга күз салсак, Иске Җөри авылы урнашкан җирләргә, Мишә елгасының каршы ягына, 1500 еллар элек – безнең эраның бишенче гасырында борынгы кешеләр килеп урнашкан, дигән язмаларга тап буласың.
Җөри авылы Казан ханлыгы чоры документларында искә алына. Иске Җөри авылы зиратында Н.И.Воробьев һәм Һ.Йосыпов 16нчы йөзнең беренче яртысына караган кабер ташын билгелиләр. Узган гасыр галиме И.А.Износков үзенең 1894 елгы хезмәтендә бу авыл янында шәһәрлек табуы турында яза. Монда элек Җөри шәһәре булганын билгеләп үтә, ул Мишә суына килеп тоташкан була. Шушында йөргәндә, Җөри ханның бик тә яраткан, буй җиткән кызы, кинәт кенә авырып, дөньядан китә. Аның кабере Мишә болынындагы калкулыкта бүген дә кадерләп саклана. Җөригә кайткан-киткән һәркем аны зиярат кылуны изге бурычы дип саный. Мин үзем дә авылда булганда, әлеге ялгыз каберлеккә килеп, белгәннәремне укып китәм.
И.А.Износков хезмәтләрендә (1884елда басылган) Иске Җөри авылы турында мондый юллар бар: «Иске Җөри авылы Мишә елгасы буена шәһәрдән 83 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылда 278 ир-ат һәм 278 хатын-кыз көн итә. Авыл янында Мишә елгасы буенда шәһәрчек бар. Бу шәһәрчек Җөри шәһәре булган. Шуңа күрә авыл яныннан уза торган юл Җөри сәүдә юлы дип атала». Әлеге таш юл Олы Тиләҗе аша да узган.
Иске Җөри авылында географик атамалар да күп. Коры, Назулат, Әтрәч, Олы, Кече Җәңгел, Өсмәкәй, Кәшифә үзәне елгалары бар.Ә изгеләр чишмәсе турында мондый риваять килеп җиткән. Бик ерактан килгән бер кеше шушы урында үлеп калган. Ул җирдән чишмә тибеп чыгып, су ага башлый. Шуннан «изгеләр чишмәсе» дигән исем барлыкка килә. Бу авылда Бай тавы дип аталган тау да бар. Элек бу тау Николай тавы дип йөртелгән. Николай бик бай кеше булган, атлары, сыерлары, сарыклары һәм этләре күп булган. Аның ишегалды уртасында чишмә дә агып торган. Йортлары белән янәшә тауда тирән базы булган. Ул баз әле хәзер дә бар дип сөйлиләр. Бу кеше пыяла заводы хуҗасы булган. Бай тавы дигән атама әнә шуннан калган. Әбиләрнең, байга ялланып, 12 тиенгә урак урганнары турында сөйләгәннәрен дә хәтерлим әле мин.
Янында зур тегермән салынган булганга, Тегермән елгасы исемен алган елга бар. Чүнник елгасы янына умарталык урнашкан булган. Чабыла торган, зур булмаган бер атауны Иске Җөри халкы Шылан болыны дип атаган.
Мишә елгасының Иске Җөри авылы яныннан үтә торган борылышында Кызыл Яр дигән яр бар. Халык хәтерендә бу урын белән бәйләнешле күптән булып узган бер фаҗига сакланган. Имеш, берәү үзенең хатыны белән баласын капчыкка салып, таш бәйләп шул ярдан ташлый. Шуннан соң бу урынны халык «Кызыл Яр» дип атый башлый.
Шәйхи урамы исеме алган урамга беренче булып Шәйхи атлы кеше нигез салган. Авылдагы иң зур һәм турыга сузылган, авыл кибете урнашкан урамны халык электән үк Кибет урамы дип атаган. Тиләҗе урамы Тиләҗегә чыга торган оч булганга шундый исем алган. Колхозлашу елларында, 1929 елда Иске Җөридә Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы әртиле төзелә. Соңрак, 1960 елдан якын-тирәдәге биш авыл берләшеп, Муса Җәлил исемендәге эре күмәк хуҗалыкка әверелә. Менә шундый тирән тарихлы ул минем әниемнең туган авылы – Иске Җөри.
Бай тавы турында искә алгач, моннан шактый еллар элек булган бер вакыйганы искә төшереп үтәсем килә. Аны күптән инде Мәүлет дигән бер өлкән абыйдан, авылга кайтканда, автобуста ишеткән идем. Аның үзе сөйләве буенча, инде күптән читтә яшәсә дә, туган авылына кайтып, туганнары һәм улы каберенә дога кылып китәргә кайтышы икән. Кайткандагы уйланулары бала-бәгырь дигән йөрәк әрнеткеч сүзләр белән бәйле.
Әйе, әйе, моннан күп еллар элек бакчада алмалар пешкән, чикләвекләр өлгергән вакыт иде. Бакча эшләре беткәч, бала-чага бергәләп җыелып, Бай тавына чикләвеккә бара. Яшьтәшләремә мин дә иярдем. Йөри торгач, дус-ишләремнән адашып калуымны абайладым. Кычкырып та, сызгыргалап та карадым, ләкин җавап бирүче булмады. Кичке эңге төшкән иде инде. Күңелгә шом керде. Куркуымны никадәр генә куарга тырышсам да, урман чытырманлыгында ялгызың калу авыр икән ул. Шулай буталып күпме йөргәнмендер, әйтә алмыйм. Һәм көтмәгәндә еракта бер шәүлә абайладым. Минем ише чикләвек җыючыдыр дип, чытырманлыкны ера-ера аңа таба ашыктым. Теге кеше исә, бөтенләй игътибар итмичә, үз җаена атлый бирә. Ә мин менә әлеге кешегә бөтенләй якынлаштым, сәлам бирдем. Ул дәшми генә баш какты.
— Син кем буласың?.. Кайс авылныкы? – дип сорау бирдем мин кабат әлеге кешегә. Җавап ишетелмәде. Төс-кыяфәте сәеррәк булган әлеге карт, миңа куркыныч булып тоелды. Кулындагы таягы белән суккалый башлар кебек иде ул. Күпмедер тын торганнан соң, – Әллә син чукракмы? – дип кабат сорау бирдем.
– Һем, чукрак булсам, нишләр идең? – диде ул соравыма каршы. Минем эчемә җан кергәндәй булды. Димәк, сөйләшер кеше бар.
Бай тавының караңгы чытырманлыгында сүз бик акрын ялганды. Ләкин минем башка чарам юк иде, шуңа күрә әлеге кешедән аерылып китәргә курыктым.
– Син юлны яхшы беләсеңме? – дип сорау бирдем кабаттан. Теге кеше «әйе» дигәнне белдереп, баш какты. – Әйдә, алайса, мине юлга алып чык, – дидем мин ялвару белән. Ә ул дәшми генә атлый бирде. Мин дә аның артыннан иярдем.
Тәмам караңгы төште. Күзгә төртсәләр дә күрмәссең. Мин абына-сөртенә юлдашымнан калмаска тырышып атлыйм. Кичке салкын да төште. Курыккан җанны ул да өшетеп ала сыман. Күпмедер баргач, теге кеше туктады да, миңа арты белән баскан килеш кенә, – кунып чык, соң инде, – диде. Көтелмәгән бу тәкъдимнән мин әллә нишләп киттем. Бераз дәшми торганнан соң, кайда кунарга, дип калтырый-калтырый гына сорау бирдем.
Теге кеше Бай тавының без басып торган урынында корган агач ботакларын аралап, тау куышына кереп китте. Минем йөрәгем «жу» итте. Кабат тынлык урнашты…
– Курыкма, – дигән кырыс тавышка тәнем чымырдап китте. Теге кеше, куыштан башын чыгарып, миңа кулларын сузды. – Син курыкма, иртән озатырмын, – диде ул, кабат мине тынычландырып. Мин теләр-теләмәс кенә аның артыннан текә баскычлар аша куышка таба атладым. Мондагы һава минем тынымны кыса, шомландыра иде. Бер кулым белән теге кешегә ябышып, икенчесе белән балчык стенага тотынып, баскычтан аска төштек.
– Утыр, – диде теге кеше бер сүз белән генә. Мин, кулларым белән капшанып, утырыр урын эзләдем. Калтыранган куллар сәке кебек итеп эшләнгән урынга тиде. Аңа кипкән үлән җәелгән. Урыны шушыдыр инде, дип сак кына сәке кырыена утырдым. Бу шыксыз караңгылыкны теге кеше куыксыз гына сукыр лампага кабызган ут җанландырып җибәрде. Мин нидер әйткән саен, сукыр лампа уты лепердәп ала. Әйтерсең лә, ут – минем йөрәк тибеше.
– Син каравылчымы әллә? – дип сорадым мин беркавым тын торганнан соң.
– Шулайрак, – диде ул. – Йокла, ял ит, – дип өстәде аннан соң.
Минем бөтенләй йокым качты. Йоклап китсәм, бу куыштан исән-сау чыга алмам, дигән шик тә төште күңелемә.
– Сөйләшеп утырыйк, син ни саклыйсың соң монда, исемең кем, кайсы авылныкы, – дип, бер-бер артлы сораулар яудырдым мин кабаттан.
– Шушы тауны саклыйм, – диде ул, саран гына җавабында.
– Нәрсәсен саклыйсың аның, әкият сөйләмә әле, – дидем аңа каршы. – Тауны саклыйсы юк аны, үз урынында тора бит ул.
— Торадыр да, хикмәтләре күп шул, бала-бәгырь, – диде ул.
Мин аның бу сүзләреннән кабат калтыранып куйдым. Картның «бала-бәгырь» дигәне миңа әти-әниләрне искә төшерде. Төн йокысын калдырып, әниләр эзли чыккандыр, елап өзгәләнәләрдер, дигән уй йөгереп үтте… Курку-шөбһәмне басарга тырышып:
– Нинди хикмәтләре бар соң бу тауның, – дип сорадым.
– Син аңларлык кына түгел, бала-бәгырь, – диде ул, авыр сулап.
– Ник аңламаска? Кешеләр сөйләшеп аңлашалар инде. Әллә монда кешеләрдән качып ятасыңмы? – дим мин курку катыш.
– Кендегем шушында береккән, тәкъдирем шунда, бала-бәгырь, – диде миңа теге кеше тагын да серлерәк итеп.
– Тауга кендек беркә димени, юләр сүзләр болар.
– Әйтәм бит, аңламассың дип, ярый, йокла инде, тиздән таң да беленер, – диде ул.
Мин бермәл сүзсез тордым. Иптәшләремнән аерылып калуыма газапландым, яктырак чакта кайтыр юлга кузгалмавыма үкендем…
«Мин барыбер йоклый алмыйм, үзең турында сөйлә, булмаса», – дип үтендем әлеге кешедән.
– Бала-бәгырь, минем язмыш сиңа кызыклы булмастыр, сиңа аның кирәге дә юк. Мин шушы тау кешесе. Шушында туып—үскәнмен. Мишә буйлары, бу болынлыклар, бу тау минем дә ерак бабам биләмәләре булган. Янәшәдәге басу-кырлар да минем бабамныкы. Бу җирләрдә, әле мин дә тумаган заманда, каты яулар булган, талау-үтерүләр… Үлемнән качып, бабамның бабалары шушында сыену урыны тапкан. Алар күптән вафат инде. Туганнарны үзем җирләдем. Әни үләр алдыннан: «Бала-бәгырь, нишләрсең инде япа-ялгызың», – дип өзгәләнә иде. Минем өчен әле дә җаны тыныч түгелдер сыман. Шулай берүзем гомер кичерәм. Кешеләр янына бармадык, курыктык. Миңа күп калмагандыр инде. Ходай биргәнен яшәп бетерәсем бар, – диде ул үзенчә бер үкенү хисе катыш. Өзек-өзек җөмләләр белән үзенең үткәне турында сөйләде дә сөйләде. Мин аны балчык стенага сөялеп утырган килеш шомлана-шомлана тыңладым.
Үземең бала-чага белән Бай тавына җиләккә, чикләвеккә йөрүемне, әле дә ваемсыз булуымны кабат күз алдыннан үткәрдем. Тауның тере тарихы, сулышы барлыгын тоймый, битараф булып үсүем өчен газапландым. Бер төн эчендә олыгаеп киткәндәй булдым. Әйтерсең лә, мин бүген сабый чагым белән бөтенләйгә саубуллашам. Балачак ваемсызлыкларымны Бай тавы куышында калдырып чыгармын, ахрысы. Һай, бу тормыш, дип эчтән генә моңсуланып алдым.
– Ә хәзер заманнар тыныч бит, нигә авылга кайтып тормыйсың? Кыендыр бит ялгызыңа, – дидем мин, берникадәр уйларымнан арынып.
– Күнеккән инде. Мин бит башка тормышны белмим. Мине авылда кем генә көтеп торыр икән, олан. Монда нәсел-ыруым белән бергә бит мин. Тәкъдирдә язылганы шушыдыр, – диде ул авыр сулап.
Бәлки тагын әллә ниләр сөйләгән булыр иде әле, тау куышына, нәзек кенә булып, таң яктысы сузылды. Теге кеше, әйдә, дигән ишарә ясап, мине куыштан яктыга алып чыкты. Авыз эченнән генә белгәннәрен укый-укый туганнары җирләнгән урынны күрсәтте. Инде җир белән тигезләнгән кабер өсләрендә үзе генә белә торган билгеләр бар. Һәр кабердә кайсы туганы ятканын яхшы хәтерли, аларга көн дә дога кыла икән. Аннары минем күзләремә багып: «Берүк мине фаш итеп йөри күрмә, бала-бәгырь. Тау рәнҗеше төшәр, – дип, тау итәгенә кадәр озата төште дә, артына борылып карамый гына үз юлына китеп барды серле кеше.
Мин шушы көннән соң Бай тавына башка беркайчан да менмәдем. Үзем күргәннәрне дә беркемгә дә сөйләмәдем. Ләкин гомерем буе «бала—бәгырь» дигән сүз минем күңелемнән чыкмады. Элегрәк мин аны сирәгрәк искә төшерсәм, хәзер исә, сүз саен кабатлыйм. Минем дә гомерем күп калмагандыр. Бу истәлек-хатирәне үзем белән алып китә алмыйм, теге кеше дә күптән гүр иясе булгандыр, диде ул аркамнан сыйпап. Һәм, минем белән саубуллашып, алдагы тукталышта төшеп калды, ә мин аның кичерешләрен күңелгә сеңдереп, юлымны дәвам иттем.
Менә шундый хатирәләр яңара бүген күңелдә. Болар барысы да әти-әниемнең һәм үземнең дә туган як тарихы истәлекләре.
Әнием Миңлебикәгә, белемгә бик омтылса да, башлангыч мәктәптә генә уку насыйп була. «Син бездән күбрәк беләсең», – дия торган булган укытучылар аңа. Ул, наданлыкны бетерү елларында өйдән-өйгә йөреп, өлкәнрәк авылдашларын укытып йөргән әле. Ул хакта әни еш сөйли иде. Әтием Заһретдин белән тормыш корып җибәрәләр алар. Әни Олы Тиләҗе авылына килен булып төшә. Әнием тугыз бала таба. «Ана Даны» ордены белән дә бүләкләнә ул. Эшләр беткәч, кичләрен җыелышып идәнгә утырып китап укуларны, әниебез сөйләгән кызыклы әкиятләрне, бәетләрне тыңлап утыруларны бүген дә сагынып искә алам.
Әниебез гаҗәеп юмарт кеше иде. Җәй көннәре эштән бушаган арада капка төбенә чыгып утырганда, алъяпкыч күкрәкчәсенә ниндидер әйбер тыгып чыгар иде. Узган-барган кешегә шул хәстәрләгән күчтәнәч-бүләген биреп җибәрер. Бирә торган «чирем» бар, дия иде ул юмартлыгы турында. Мин калада яши башлагач та, ялга кайткан саен юл хәере итеп, акча биреп җибәрә иде. Эшли башлагач, юк әнием, юк, минем акчам бар, кирәкми, дип алмый торган идем. Алмасам да, барыбер сумкама тыгып куя да, « төшеп калмасын кызым, сумкаңның шул җиренә тыктым», дип саубуллашып кала иде. Шушы кадәр юмартлык кайлардан килгәндер, бәгырькәемә?!.
Әниемнең куллары да шифалы иде. Кемнең дә булса берәр җире авыртса, сихәт алырга аның янына киләләр иде. Кыз туганнарының берничәсе дә шулай ук куллары белән дәвалый иде. Әнием сөйләшеп утырганда миңа еш кына: «Урамның теге ягыннан барган кешенең авыруын күрәм», – ди торган иде. Владивостокта яшәгән Бәдерниса апасында да кешене үтәли күрү сәләте булган. Әнием үзе генә белгәнчә, һәммәсенә дә сихәт-дәвасын таба торган иде.
Абзар тулы мал асрадылар алар. Әниебез җәйләрен «уфалла» тартып урманга китәр иде. Без әнинең ничәләрдә кайтасын чамалап, «Ташлык елгасы» буена «уфалла»сын этешеп менгерергә бара идек. И-и, әниемнең шул чактагы сөенүләре!.. Безгә рәхмәтләр әйтеп, бәхетле булыгыз, балакайларым, дия-дия башыбыздан сыйпар иде. Ишегалды тулы каз-үрдәкләр дә бар иде бит әле. Аларын да карарга кирәк.
Мин әниемнең иң яраткан баласы булганмындыр, һәрхәлдә, миңа шулай тоела иде, гәрчә әни кеше өчен һәр баласы кадерле булса да. Сабый чагымда үлемнән йолып кала алганы өчендер, бәлки, әнием миңа үзем яраткан ризыкларны гына әзерләп ашата иде. Кечкенәдән ашауга бик талымсак идем шул. Хәзер дә шулай әле.
Дания ГАЙНЕТДИНОВА
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар