Логотип «Мәйдан» журналы

Энгель Таһиров: Конституциягә төзәтмәләрдә мәдәниятне искә алу - бик мөһим адым

Россия Конституциясендә мәдәниятне күпмилләтле халкының уникаль мирасы буларак беркетү — ил өчен мөһим адым. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте инстит...



Россия Конституциясендә мәдәниятне күпмилләтле халкының уникаль мирасы буларак беркетү — ил өчен мөһим адым. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Таһиров сөйләде.



121


«Зур һәм кече мәдәният ярдәмгә, яңарышка мохтаҗ. Гомумән, мәдәният безнең үги кызыбыз. Ул һәрвакыт ниндидер күләгәдә иде. Аңа бары тик болганчык вакытларда гына мөрәҗәгать иткәннәр», — диде ул.

 Мәдәнияткә хөрмәт белән карау сәламәт җәмгыятьнең нигезе булып тора, дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.




Төп законның 68нче маддәсенә төзәтмәләрдә Россия Федерациясендә мәдәният аның күпмилләтле халкының уникаль мирасы булып тора, диелә. Дәүләт мәдәният өлкәсенә ярдәм итә һәм саклый.


 
Фото: Рамиль Гали

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар