Логотип «Мәйдан» журналы

Энгель Фәттахов район спартакиадасында җиңү яулаган

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районда узган Кышкы спорт ярышларында беренчелекне яулаган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.Быел райондашларыбызга беренче үрнәкне район Советы һәм башкарма комит...

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районда узган Кышкы спорт ярышларында беренчелекне яулаган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.



Быел райондашларыбызга беренче үрнәкне район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре күрсәтте. "Бүләк" чаңгы трассасында башланып киткән спартакиада хезмәткәрләрне “Дулкын” бассейнына,  универсаль спорт комплексына алып килде.


Чаңгыда ярышу, йөзү, бадминтон, өстәл теннисы буенча оештырылган бәйге матур бәйрәмгә әверелде.


Чаңгычылар муниципаль район башлыгы Энгель Фәттәхов башлангычында старт алды. Аның якын киләчәктәге максаты - райондашларыбызны сәламәт яшәү рәвешенә тарту. Нәкъ менә шушы нисбәттән райондагы  һәр оешма, һәр җирлек, һәр учреждение спартакиадага чакыру кабул итеп алды.


Спартакиада нигезләмәсе буенча, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләренә ике  төр ярышта катнашу мәҗбүри куелган иде. Бүләкләү мизгелләрендә дә һәр спорт төре буенча җиңү яулаучылар белән беррәттән, ике төр буенча гомуми нәтиҗәләр чыгарылып, спортсөярләр аерым билгеләнде.


Ир-атлар арасында җиңүче титулы район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховка бирелде. Хатын-кызлар арасында исә милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наирә Мөхәммәтнәзиф кызы Баһаутдинова беренче урынга лаек булды.


Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/03/178211/

Комментарийлар