Логотип «Мәйдан» журналы

Энергетика министрлыгы коммуналь тарифларны арттырырга тәкъдим итте

Россия Энергетика министрлыгы торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларын киләсе елга гыйнвардан 1,7 процентка, ә июль аеннан инфляция буенча арттырырга тәкъдим итә. Бу хакта Россия энергетика министры урынба...

Россия Энергетика министрлыгы торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларын киләсе елга гыйнвардан 1,7 процентка, ә июль аеннан инфляция буенча арттырырга тәкъдим итә. Бу хакта Россия энергетика министры урынбасары Вячеслав Кравченкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
 
”Без гыйнвардан 1,7 процентка, ә июль аеннан инфляция буенча арттырырга тәкъдим итәбез, ул шулай каралган иде дә”, - дигән Кравченко.
Ул Россия Энергетика министрлыгы торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларын инфляциядән кимрәккә индексацияләүне тәкъдим итүен билгеләп үтә. Илнең Энергетика министрлыгы индексацияне 4 процент итеп ясау яклы. Бу “алдан кабул ителгән карарларга туры килә” диелә.
Россия Икътисад министрлыгы торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларын 2019 елда ике этапта күтәрүне тәкъдим итүе билгеле булган иде.
 
Фото: severodvinsk-24.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/22/170118/

Комментарийлар