Логотип «Мәйдан» журналы

Әмирхан Еники истәлегенә Казанда мемориаль такта куелачак

Татарстан башкаласында, Чехов урамындагы бер йорт фасадында, Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль такта барлыкка киләчәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карар хокукый мәгълүмат рә...


Татарстан башкаласында, Чехов урамындагы бер йорт фасадында, Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль такта барлыкка киләчәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карар хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.



«ТАССРның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникеев исемен мәңгеләштерү максатында Татарстан Министрлар Кабинеты Татарстан Мәдәният министрлыгының Казан шәһәрендә Чехов урамындагы язучы яшәгән 53 йорт фасадына мемориаль такта кую турындагы тәкъдимен кабул итәргә карар бирә», — диелә документта


2 мартта (иске стиль буенча – 17 февраль) татар әдәбияты классигының тууына 110 ел, 16 февральдә үлеменә 19 ел тулды.

 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар