Логотип «Мәйдан» журналы

Элвин Грей концерты шартлаткыч җайланмалар кую турында шалтырату аркасында туктатылды

Азнакайда Элвин Грейның концерты шартлаткыч җайланмалар кую турында шалтырату аркасында туктатылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.Азнакайда...

Азнакайда Элвин Грейның концерты шартлаткыч җайланмалар кую турында шалтырату аркасында туктатылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.


Азнакайда Элвин Грей концерты барган мәдәният сараеннан 500дән артык кеше эвакуацияләнде.


"Ашыгыч хезмәтләргә билгесез ир-ат шалтыраткан һәм мәдәният йорты бинасында бомба салынуын хәбәр иткән. Бирегә полиция хезмәткәрләре килгән. Барлык тамашачылар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре эвакуацияләнгән. Полиция хезмәткәрләре барлык бүлмәләрне җентекләп тикшерделәр", – дип сөйләделәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Шартлаткыч җайланма турында мәгълүмат расланмаган. Билгеле булганча, ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан ир-ат тамашачылар арасында булган. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул психик яктан сәламәт түгел. Вакыйганың барлык шартларын ачыклау өчен аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.
067
 

Фото: социаль челтәрләр

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/18/177338/

Комментарийлар