Логотип «Мәйдан» журналы

Эльмира Зарипова "ЛУКОЙЛ" социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенең активистларын атады

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта "ЛУКОЙЛ" гавәми акционерлык җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проект...

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта "ЛУКОЙЛ" гавәми акционерлык җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында иң актив һәм сүлпән катнашкан районнарны атады.
Эльмира Зарипова
Конкурсны “РИТЭК” ҖЧҖ һәм “ЛУКОЙЛ” хәйрия фонды оештыра. Тугыз ел эчендә конкурста республиканың барлык районнары да катнашкан. 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы арасында иң активлары – Казан, Яр Чаллы, Аксубай, Яңа Чишмә, Менделеевск районнары. “Гаризалар саны буенча алар лидер. Ә Ютазы, Әлки, Балык Бистәсе районнары сүлпәнрәк”, - диде Зарипова. Аларны да активрак булырга өндәде.
Министр иң яхшы җиңүче проектлардан “Прости нас, мы вновь к тебе вернулись” (Чистайның сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы), “ВзаимоПОНИмание” (“Ак барс Созидание” хәйрия фонды), “Бар кеше өчен дә бертигез мөмкинлекләр” (Менделеевск районы “Нептун” сәламәтләндерү комплексы), “Мы вместе” (Яңа Чишмә балалар-үсмерләр спорт мәктәбе)не атады.
Менделеевскига килгәндә, Эльмира Зарипова андагы проект буенча, мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен спорт-сәламәтләндерү дәресләре үткәрелүен әйтте. Яңа Чишмәдә дә шундый ук проект гамәлгә ашырылган, анда коляскадагы 59 инвалид балага бассейнда шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган.
Быел гаризалар “Экология”, “Рухилык һәм мәдәният”, “Спорт” номинацияләре буенча кабул ителә. Проектлар әйләнә-тирә мохит сыйфатын арттыру, табигый объектларны саклау, чишмәләрне яңарту, табигатьтән рациональ куллану, калдыксыз җитештерүчәнлекне арттыру, халыкка экологик белем бирүгә багышланган.
“Рухилык һәм мәдәният” номинациясендә ялгыз өлкәннәрне кайгырту, инвалидларның социаль адаптациясе, балалар, караучысыз калган ятимнәргә ярдәм итү, иҗади коллективларга ярдәм күрсәтүгә кагылган, “Спорт” номинациясендә массакүләм спорт төрләрен үстерү, балалар спорты һәм туризмын үстерү кебек проектлар кабул ителә.
Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/12/182418/

Комментарийлар