
Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсендә дәваланучы нәниләр өчен 6 июнь иртәсе күңелле мизгелләр белән башланды. Биредә Казаннан килгән сәнгатьле укучылар әкиятләр укыды, аквагримлаучы һәм аниматорлар эшләде. «Бяки Буки» 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында Әлмәттә 27 районның 600 ләп вәкиле өчен Россиянең танылган язучы-шагыйрьләре, рәссамнары, режиссерлары белән мастер-класс сәгатьләре узачак. Әдәби фестивальнең соңгы көнендә «Әдәби ишегалды» скверында Язучылар аллеясы ачу көтелә. Чарада халык шагыйре Роберт Миңнуллин да катнашачак. Шулай ук биредә бию батллары, китап ярминкәсе, әдәби викториналар узачак.
Комментарийлар