Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә туй күлмәген бушка тараталар?!

Быел кызыл туйларын бәйрәм итәчәк парларга затлы күлмәк бүләк иттеләр. Инде өченче ел рәттән “Әлмәт РТВ” телекомпаниясе әлмәтлеләр арасында “Свадебный переполох” фотосурәтләр конкурсы игълан итеп, аны...


Быел кызыл туйларын бәйрәм итәчәк парларга затлы күлмәк бүләк иттеләр. Инде өченче ел рәттән “Әлмәт РТВ” телекомпаниясе әлмәтлеләр арасында “Свадебный переполох” фотосурәтләр конкурсы игълан итеп, аның җиңүчесенә туй күлмәге бирә.



Fkdl1diZuao
Быел әлеге конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр шактый булган. Тавыш бирү исә ике этаптан узды: иң элек телекомпания сайты аша онлайн, аннан финалга чыккан 7 пар арасында смс тавыш бирү барды. Һәм менә бер айга сузылган туй ыгы-зыгысына гашыйклар көнендә, ниһаять, нәтиҗә ясалды.
“Свадебный переполох” фотоконкурсы “Әлмәт РТВ” телекоманиясе, ЗАГС, Мәдәният, балалар һәм яшьләр эшләре идарәләре белән берлектә оештырганлыктан, йомгаклау тантанасы да ЗАГСның төп залында узды. Финалга чыккан парларны ЗАГС идарәсе начальнигы Гүзәл Әмирова, иганәчеләр, “Татмедиа” ААҖ филиалы – “Әлмәт РТВ”  телерадиокомпаниясе директоры Наилә Әл- Әйюби  тәбрикләде.
Төп бүләкне отмаучыларның да һич кенә дә күңелләре төшмәде. Чөнки һәрберсе тиздән булачак туй көннәрендә кирәкле хезмәтләргә сертификатлар алды, хәтта туй күлмәге өчен дә хәттин ташламага ия булды.
Иң мәртәбәле бүләкне Ранис Галиев белән Регина Багауова алды.

 
http://www.almet-rt.ru/tt

Комментарийлар