Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә тоткарланган ир-ат бакчага ут төртү сәбәбен һәм каравылчыны яралавын хәтерләми

Әлмәттә тоткарланган ир-ат ни өчен балалар бакчасына ут төртүен һәм каравылчыны яралавын хәтерләми.  Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең...

Әлмәттә тоткарланган ир-ат ни өчен балалар бакчасына ут төртүен һәм каравылчыны яралавын хәтерләми.
 
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
«Бүген 32 яшьлек ир аңына килгән. Тикшерүчеләрнең бу гамәлегезне ничек аңлатасыз дигән соравына ул балалар бакчасына ни өчен керүемне хәтерләмим дип җавап биргән. Шулай ук каравылчы хатынга нигә һөҗүм итүен һәм бакчага ут төртүен дә аңлата алмаган. Ул зыян күргән хатын-кыз белән моңарчы таныш булмаган», - диде Андрей Шептицкий.
7 май төнендә элегрәк хөкемгә тартылган 32 яшьлек ир-атның исерек хәлдә тәрәзәне ватып, «Ивушка» балалар бакчасына үтеп керде. Ул аш бүлмәсеннән ике пычак алып, 60 яшьлек каравылчыга берничә тапкыр кадаган. Зыян күрүче хатын-кыз реанимациядә ята. Шуннан соң, бу ир бинага ут төртеп, качып киткән. Пычакларны буага ташлап калдырган.
Зыян күрүчене хастаханәгә китергәннәр. Ул реанимациядә ята.
Хәзер ир-аттан сорау алалар.

Комментарийлар