Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә скважина янганда эшчеләр җитди зыян күргән

Әлмәттә нефть скважинасы яну нәтиҗәсендә ике эшче җитди зыян күргән. Табиблар аларның тормышы өчен көрәшә, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.Бәхетсезлек очрагы 20 апрель төнендә Югары Мактама янында бу...

Әлмәттә нефть скважинасы яну нәтиҗәсендә ике эшче җитди зыян күргән. Табиблар аларның тормышы өчен көрәшә, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.
Бәхетсезлек очрагы 20 апрель төнендә Югары Мактама янында булды. Нефтьле сыеклык яну мәйданы 50 квадрат метр тәшкил итте. Янгында 54 яшьлек бораулаучы белән аның 33 яшьлек ярдәмчесе зыян күрде. Аларның тәннәре пешкән. Икесе дә хастаханәдә, авыр хәлдә.
Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Комментарийлар